Россия Президенты Владимир Путин хәрби бурычлылар өчен электрон повесткалар турындагы канунга кул куйды. Әлеге документ норматив-хокукый актлар порталында бастырылган.
Шулай итеп, документ нигезендә, Россиядә хәрби исәпкә алу реестры төзелә, анда мәгълүмати дәүләт системалары мәгълүматлары тупланачак.
Хәзер повесткалар хәрби хезмәткә алынучыларга язма рәвештә җибәреләчәк һәм электрон рәвештә кабатланачак, аларны эш бирүче аша да, шәхсән үзе дә тапшыра алалар.