Булачак татар эстрадасы йолдызы 17 яшендә үлгән

Аңына килә алмыйча, комада булган Чаллы кызы Азалия Гыйләҗева 17 яшендә үлгән. Кызның якыннары  шок хәлендә. Алар фикеренчә, Азалияне зур эстрада киләчәге көткән. Аның вокаль мөмкинлекләре белән Мәскәүне яуларга була иде, диләр алар.

Аны белүче кешеләр әйтүенә караганда, Азалия беркайчан да саулыгына зарланмаган.

«Сигезенче мартны Азалия гаиләсе белән бергә бәйрәм итте. Аңа чәчәкләр, күлмәк бүләк иттеләр. Ул өйдә вакытны яхшы үткәрде. Гаиләсе Алабугага озатырга чыккач, Азалия абыйсын кочаклап, нигәдер озак кына җибәрми торды… Тулай торакка кайткач, кыз беркадәр вакыт бүлмәдәге күршесе белән күңелле генә сөйләшкән, көлгән. Аннары: «Никтер миңа начар, күз алларым караңгыланды», — дип, караватына яткан да аңын җуйган.

Чакыру буенча килгән «ашыгыч ярдәм» бригадасы кызны инфаркт фонында килеп чыккан клиник үлем хәлендә таба, аны реанимацияли, шуннан соң Азалия комага китә.

12 апрельгә кадәр кыз аннан чыкмады. Ул 34 көн тормышы өчен көрәшкән.

17 яшьтә инфаркт: Чаллыда эстрада йолдызы була алырдай яшь кыз вафат


Фикер өстәү