Сәясәт тотса якаң, яки Милләтчелек гөнаһмы?

Татар менталитеты шундый, «милләтче» сүзен бездә артык куанып кабул итмиләр ке-бек. Миллилеккә битараф, манкорт карашлы кеше өчен андый зат гомумән дә кычытмаган җирен кашып йөрүче бер тинтәк. Тик соңгы елларда өмет бары шул фидакарьләрдә генә түгелме? Яшисе, исән каласыбыз килгәндә милләтчеләр булырга, шулар ук йокылы-уяулы гавамны чеметкәләп, аның кайсы кавемнән икәнен искәртеп торырга тиеш түгелме?

Милләтнең аңлы өлеше – зыялы катлавы, пассив күпчелектән аермалы буларак, вазгы-ятькә сиземле. Милләтчелек, кемнәрдер милләтченең башын төеп торганда да, дәүләтсезлек шартларында гомерне озайту чарасы ул. Шунысын да искәртик, дәүләтсез халык милләтчесе, дәүләтле кавемнәрнекеннән аермалы буларак, һәрдаим саваплы, дөрес юлда. Андыйлар үз милләтен башкалардан өстен куймый, бары аны бәхетле һәм гомерле итәргә генә тели. Кешене үләсе килмәгән өчен гаепләп булмаган кебек, милләтне дә яшәргә тырышкан, фанилыкка ябышкан өчен гаепләп булмый бит. Азчылык дәүләт милләтчесенең зәңгәр хыялы үз халкын башка халыклар белән, шул исәптән дәүләтле халыклар белән дә, булдыра алган чаклы тигез итү. Мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен киләчәк буыннарга илтеп җиткерү. Аңарда милләтчелекнең явыз формасы булган шовинизм аз гына да юк, була да алмый. Без андый затларның кадерен белергә тиештер.

Бигрәк тә тел дип, милли мәгариф, дип гаҗизләнүчеләр сафы артмаганда, чын зыялы-лар сафы кимеп килгәндә. Татар мохите тарайганда. Ә ул чынлап та тарая. Төнлә саташып уянырлык хәл: инде авылларда балалар үзара русча сөйләшә. «Татар, уян, моның ише хәл бер дәвердә дә булмаган», – дип чәчрәп чыгучы күренми. Ниндидер программа төзү, хәлиткеч чаралар күрә башлауны әйтмим дә. Берсе дә юк!

Татар авылында татар баласының русча сөйләшә башлавы (үз авылымда үзем шаһит булсам да, тоташтан түгелдер дип өметләнәм) ул – соңгы кисәтү. Күп булса, тагын бер, ике буын… Бер буын озынлыгы – 25 ел, диләр. Болай барса, яңадан илле елдан милләт исәнлеген күпме дәверләр буе саклап килгән галиҗәнап татар авылы русчага күчәчәк. Бу – татар авылының, аның белән бергә татарның да бакыйлыкка, җәһәннәмгә юнәлүе дигән сүз. Нәкъ менә җәһәннәмгә. Милли горурлыгы, үзаңы сай булган, үзен яклый белмәгән кавем, кайбер акланыр сәбәпләр булуга да карамастан, оҗмахка өмет тота алмыйдыр ул.

Вазгыять бүген үк шундый, яңадан 10–15 елдан ук татар язучысы, шагыйре, компози-торы, журналисты – барысы да үтә дә «штучный товар»га әйләнәчәк. Ул хәл бүген үк си-зелә. Агым уңаена йөзү дәвам иткәндә, инкыйраз котылгысыз. Күз алдына китерү дә кы-ен: шул дәрәҗәдәге камил, бай тел, меңьеллык әдәбият, затлы мәдәният, кабатлан-мас җырлар гел булмагандай юкка чыксын әле. Моннан да олы югалту, фаҗига була аламы? Бу, чынга ашканда, татар өчен генә түгел, кешелек, дөнья мәдәнияте өчен дә зур югалту бит…

Дөнья, кешелек җәмгыяте бүген ХVI гасырда яшәми: дөнья меркантиль булса да, анда гаделлек, шәфкать, гуманизм да юк түгел. БМО, ЮНЕСКО кебек оешмалар бар. Игелек, миһербанлык дигән категорияләрне дә буш сүз дип атап булмый. Флора белән фаунаны саклаучы кануннар, шул ук «Кызыл китап» бар. Төрле тарихи корылмаларны әнә ЮНЕСКО такталары беркетеп кадерләп саклыйлар. Кече халыклар бәласен генә күрергә теләмиләр. Азчылык милләтләрне беренче чиратта алар яшәгән, алар гасырлар буе баеткан, дошманнардан саклаган ил, аның җитәкчеләре якларга һәм сакларга тиештер дә бит. Тик алай түгел шул.

Кайбер акланыр сәбәпләр бар, әлбәттә. Без биш гасырга (!) якын башкалар кулында яшәп тә, әлегә исән. Сәламәт түгел, тик исән. Дөрес, шул ук татар авылының исәнлеге үткән гасыр урталарына чаклы аерымланып яшәү – изоляция, кеше башына мәгълүмат ташкыны ишелеп тормауга бәйле. Мин үскәндә безнең олы авылда русча сөйләшүче юк иде. Телевизор бар кешедә дә түгел, ниндидер гаджетларның әле исе дә юк. Өлкән туган телен без рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дә район үзәгенә баргач кына ишетә идек. Безгә чаклы яшәгән буыннар да шундыйрак шартларда гомер иткән. Совет чорында да ил халкының яртысы милләте буенча рус булмау дәүләт җитәкчелеген милли сәясәткә бик тә сак каратты. Бүген азчылыклар бар халыкның биштән берен генә тәшкил итә, вазгыять тә шул сәбәпле башка.

Сүз башы милләтчелек турында иде бит әле. Милләтче ул – сәясәтче. Дәүләттәге мил-ли сәясәткә үз фикерен белдереп, аны бәяләп, халкына җиткереп баручы. Халык сәясәт бе-лән кызыксынганда, актив булганда, бу эш җиңел башкарыла. Ләкин безгә нәрсәгә кагыл-сак та, югарыдан: «Мәсьәләне сәясәтләштерергә кирәкми, ярамый», – дип тукып тордылар. Азчылыкларга сәясәттән читләшү һәрчак зыянга. «Син сәясәт белән шөгыльләнмисең икән, сәясәт килә дә, үзе синең белән шөгыльләнә башлый, якаңнан каерып ала», – дигән, фәкыйрегез кабатларга яраткан мәгълүм кисәтүне халык, җитәкчеләр ишеткән тәкъдирдә без бүген гел башка халәттә буласы идек тә бит…

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү