Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр күпме хезмәт хакы ала?

Депутатлар авыл хуҗалыгында хезмәт хакы турында сөйләште. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев утырышта җиткергән мәгълүматларга караганда, иң аз акчаны Әгерҗе, Спас районы аграрийлары ала. Аларның уртача хезмәт хаклары 17 мең сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта Яшел Үзән районында – 35, Мамадышта 33 мең сум акча алалар. Тукай районы аграрийлары өчен сөенәсе генә кала. Аларның уртача хезмәт хаклары 37 мең 700 сумны тәшкил итә. Республикада бу күрсәткеч – 27 мең 500 сум.  

– Фәрит Хәйруллович авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларына аерым игътибар бирүне үтенде. Күреп торасыз, районнар буенча күрсәткечләрдә аерма зур. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – диде Азат Хамаев.

Утырышта «2013–2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча чыгыш ясаган Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов исә моңа җавап итеп, хезмәт хакларының ел саен артып баруын әйтте. Монда эш башкада, ди ул.

– Хуҗалыкларны гына алыйк. Мәсәлән, шул ук «Вахит» хуҗалыгы җитәкчелеге, халык эш белән мәшгуль булсын өчен, элек эшләгән эшчеләренең берсен дә җибәрмәде, – диде ул. – Яртысын бүген үк кыскарта алыр иде, ләкин алар эшсез калмасын өчен эшчеләрен 18–20 мең сумга тотарга мәҗбүр. Монда әхлак мәсьәләсе алга чыга. Моннан тыш, «соры базар» да бар. Хәзер беркем дә 12–13 мең сумга эшкә йөрми, әлбәттә. Аларны легальләштерү – безнең бурыч.

Гомумән алганда, тармакта хәлләр начар түгел үзе. Ришат Хәбипов әйтүенчә,   быелның беренче кварталында дәүләт программасы чараларын финанслау 1,5 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән 324 млн сум – федераль бюджеттан. Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, 2017 елдан ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла, аның буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен 1 проценттан 5 процентка кадәр ташламалы кредитлар ала.

– Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында ташламалы кредитлау механизмына ихтыяҗ бар, – диде министр урынбасары. – Бүгенгә субсидияләрнең еллык лимитының 65 проценттан артыграгы үзләштерелгән. Банкларга ташламалы инвестиция кредитларына 130 заемщик 8,1 млрд сумга мөрәҗәгать калдырган, шул исәптән хуҗалык итүнең кече формалары буенча 641 млн сумга 97 гариза кергән.

Тулаем алганда, республика буенча чәчү эшләре төгәлләнгән инде. 2021 елда чәчүлекләрнең мәйданы 2,8 млн гектарны тәшкил иткән. Быел 3 айда барлык төр хуҗалыкларда 446 мең тонна сөт, 122,3 мең тонна терлек һәм кош ите, 343,3 млн данә йомырка җитештерелгән. Ә менә фермерларга, күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга субсидияләр бирү мәсьәләсе катлауланган. Быелдан бәйгедә катнашучыларны катгый рәвештә сайлап ала башлаганнар.

Утырышта күтәрелгән тагын бер җитди тема – хуҗасыз этләр турында булды. Дәүләт Советы депутатларының хуҗасыз хайваннар белән вазгыятьне контрольгә алырга һәм федераль законнарга тиешле үзгәрешләрне кертергә ниятләүләре билгеле булды. Парламентның киләсе утырышында «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралачак. Профильле комитет утырышында закон проекты хупланды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, закон проекты хайваннар белән эш итү өлкәсендә законнарны камилләштерү максатларында эшләнгән.

– Соңгы вакытта Татарстанда да, тулаем Россиядә дә, хуҗасыз хайваннарның саны арту мәсьәләсе аеруча кискен тора, – дип сөйләде ул. – Кешеләр этләр өеренең агрессив булуыннан зарлана, алар халык, бигрәк тә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч булып тора.

Азат Хамаев фикеренчә, беренче чиратта, хуҗасыз хайваннарның санын киметү өчен, аларның урамда барлыкка килү сәбәпләрен бетерергә кирәк.

– Хайваннарның шәһәр һәм башка торак пунктлар урамнарында хуҗаларыннан башка яшәве – аларның үз хайваннарына карата җавапсыз мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә федераль законның 13 статьясына хайваннарны мәҗбүри теркәү таләбен билгели торган үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Бу югалган хайваннарны аларның хуҗаларына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук хайваннарны калдырган очракта, аларның хуҗаларын белү өчен  дә уңай булачак, – диде комитет рәисе.

Шулай ук, закон проектында урамда йөрү өчен махсус мәйданчыклардан тыш, этләрне борынчыксыз йөртү рөхсәт ителмәячәге турында да әйтелә. Хәзерге вакытта приютка алып кителгән хуҗасыз хайваннар аларның элеккеге яшәү урыннарына кайтарыла. Әмма күзәтүчесез хайваннарның куркыныч булуын исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү, медицина оешмалары һәм балалар уен мәйданчыклары территориясенә кайтаруны тыярга тәкъдим ителә.

Бүген агрессив булмаган, приютта тамга салынган хайваннарны ауламыйлар. Әмма котыру авыруына каршы вакцинаның профилактик чоры 12 ай гына тәшкил итә. Шуңа күрә бу хайваннар кабат вакцинацияләүгә мохтаҗ. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар федераль кануннан махсус тамгалары булган хуҗасыз хайваннарны тотуны тыя торган нигезләмәне алырга  тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта күзәтүчесез хайваннар приютта булырга тиеш. Шул ук вакытта, Дәүләт Советы депутатлары билгеләп үткәнчә, күп кенә төбәкләрдә хайваннар өчен приютлар әле булдырылмаган, чөнки моның өчен күп вакыт һәм финанс  кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә, закон проектында хуҗасыз хайваннарны приют булмаган урыннарда вакытлыча тоту пунктларында тоту мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим ителә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә иң күп хезмәт хакы түләүче районнар бишлеге (2021 елның беренче кварталына фаразлар):

Тукай районы – 37500 сум

Яшел Үзән районы – 35200 сум

Бөгелмә районы – 34700 сум

Мамадыш районы – 33500 сум

Питрәч районы – 33 мең сум

Уртача хезмәт хакы иң түбән булган районнар бишлеге:

Кайбыч районы – 19200 сум

Балык Бистәсе районы – 19 мең

Менделеевск районы – 18500 сум

Спас районы – 17800 сум

Әгерҗе районы – 17200 сум

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы мәгълүматлары

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү