Газетага язылу

Җимеш биргән хезмәт

Казанга якын гына Нагорный дип аталган бистә бар. Тырыш халкы, киң урамнары, мәчет манарасыннан ишетелгән азаннары, күренекле шәхесләре белән үзенә җәлеп иткән бистә ул. Шул бистәдә яшәвем белән бик горурланам мин. Монда һәр урам үзендә тарих саклый кебек тоела. Ә инде иртәнге кояш нурлары урамнарга төшкәндә бөтен бистә нурга күмелә.

Җимеш биргән хезмәт
Фото: шәхси архивтан

Шул иртәдә әкрен генә нәни кызым белән урам буйлап атлыйм, тирә-якны күзәтәм. Бер мәлне нәни кызымның күзе урам башындагы язуга төште. Ул нәни булуына карамастан, хәрефләрне җыярга тырышып, Әхмәт Галиев урамы дигәнне укып та өлгерде, сорау арты сорау бирә дә башлады.

– Әни, бу абый кем ул? Кайда яши? Исәнме ул? Ник аны тактага язып куйганнар? Ник минем исемне язмаганнар?

Шул мизгелдә миндә горурлык чаткылары уянды, тизрәк кызыма аңлатасым, сөйлисем килде. Бу бит – тарих, ә без балаларга, киләчәк буынга  тарихны җиткерергә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

– Кызым, бу бит безнең күрше Шәмилә апаңның дәү әтисе була. Аның исеме белән безнең урамыбыз атала. Урамнарга бөек шәхесләрнең исемнәре бирелә.

– Әни! Минем дә үскәч бөек кеше буласым килә, минем исемем белән дә урам исеме йөртелер микән? Әни, сөйлә әле, ничек Шамилә апаның дәү әтисе кебек булырга?!

– Кызым, Шамилә апаңның дәү әтисе дә синең кебек кечкенә булган. Тукай абыең туган Арча районының Сеҗе авылында 8 нче бала булып туган. Чүриле дигән авылда тырышып укыган, аннан Казанга укырга килгән, авиация техникумын, авиация институтының кичке бүлеген тәмамлаган, халык хуҗалыгы академиясенең халык хуҗалыгы идарәсе институтында да укыган. 1994 елда техник фәннәр буенча докторлык диссертациясе яклаган. Зур галим булган, зур урыннарда эшләгән. ТАССРның атказанган машина төзүчесе, фәннәр докторы, ачышлары өчен 8 авторлык таныклыгы алган шәхес. Казандагы компрессорлар һәм суыткыч машиналары  җитештерү заводында 23 ел буе җитәкчелек иткән.

 

Бу завод – Татарстаныбызның горурлыгы, Рәсәй күләмендә иң алдынгы заводларның берсе. Аның җитәкчелегендә завод иң алдынгылардан була. Авыр елларда кешеләр эшсез кала, шуңа да карамастан, Шамилә апаңның дәү әтисе тырышып эшли. Күп кенә илләргә товар җитештерелә, 40 илнең ышанычын яулый. Шулай ук төрле конкурсларда катнашып, мактаулы исемнәр алалар.

Әхмәт абыең эшен бик яратып башкарган, һәрвакыт татарча сөйләшкән, саф татар телендә аралашкан. Менә син дә, кызым, үз туган телеңне онытма!              Сугыш елларыннан соңгы еллар бик авыр була. Шундый заманнарда да Әхмәт абыең заводны алгы сафларда тоткан. Менә шундый тырышлык, кешелеклелек кебек уңай сыйфатлар булганда гына, тырышып укыганда гына дәрәҗәгә ирешеп була, бәлки синең исемеңне йөртә торган урам да булыр әле. Хәзерге вакытта Әхмәт абый исән түгел инде, 2015 елның 25 гыйнварында Казанда вафат булып, Сеҗе зиратында җирләнгән. Ул – тырыш хезмәте белән илебез өлешенә зур хезмәт керткән шәхесләрнең берсе. Әле бит, кызым, Әхмәт абыеңның тормыш иптәше Гөлчәчәк апа язучы, укытучы да булган. Аның китабы безнең киштәдә дә саклана. Шундый зур шәхесләр яшәгән урамда яшисең син, кызым. Әхмәт абыең зур урыннарда эшләсә дә, бик гади, тыйнак, кешелекле булган. Хәтта ашарга пешерергә дә бик яраткан.   Иртән зарядка да ясый торган булган. Үзлегеннән инглиз телен өйрәнгән, баянда, пианинода да уйнаган.

Әле олыгайгач компьютерны да үзләштергән. Менә нинди тырыш булган. Китаплар укырга яраткан, язучылар белән аралашкан. Шундый тырыш  булганда гына уңышларга ирешеп була. Әхмәт абыйның оныкчыгы Шамилә апаң да нинди тырыш бит, институтны алтын медальгә тәмамлап, табибә булып эшли.

Менә шул тырыш хезмәтләре өчен дә инде, безнең урамыбыз  2015 елдан аның исемен йортә. Бу бик зур горурлык, син дә үскәч, мин сөйләгәннәрне балаларыңа сөйләрсең. Тарих ул – мәңгелек, син дә киләчәк буыннарга тапшырырсың дип уйлыйм, кызым. Гасырлардан килгән мирасны без сакларга тиешбез.

Римма Имаева

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре