Аерым закон белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне урман фонды җирләре категориясенә күчерү тәртибе билгеләнә. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.
Республика бюджетына кергән өстәмә акчалар социаль бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк
29 сентябрьдә «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 54-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде
Законда агымдагы елга бюджет параметрлары төгәлләштерелә. Документ республика бюджетының керем өлешен 32,6 млрд сумга арттыруны күздә тота.
Агымдагы елда республика бюджетының чыгым өлеше 21,7 млрд сумга арта. Өстәмә чыгымнар социаль әһәмияткә ия булган, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүгә, төбәк проектларын гамәлгә ашыруга, социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә, республика бюджет учреждениеләренең агымдагы чыгымнарын һәм кредит бурычларын каплауга, коммуналь техниканы яңартуга юнәлдерелгән чараларга, дефицитлы белгечлек табибларына бер мәртәбә бирелә торган түләүләргә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм су транспорты оешмаларына, ясалма интеллект технологияләрен массакүләм кертү өчен шартлар тудыруга, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауга һәм төзүгә, юл эшләре программасын финанслауга юнәлтеләчәк.
Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, керемнәрнең артуы хакимият органнарының нәтиҗәле эшләве һәм барлык икътисадый секторларда эшлекле активлык турында сөйли. «Ел ахырына кадәр бюджетның баланслылыгын саклау, планлаштырылган керемнәрне мобилизацияләү һәм чыгым йөкләмәләре белән җаваплы идарә итү төп максат булып тора. Бюджет сәясәтенең социаль юнәлешлелеге саклана һәм хәтта ныгый да – икътисадның өстенлекле тармакларына, социаль программаларга һәм инфраструктура проектларына ярдәм күләме арта», – дип белдерде Леонид Якунин.
Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетының гомуми күләме 2026 елга керемнәр буенча 633,4 млрд сум, чыгымнар буенча 653,4 млрд сум булыр дип фаразлана, дефицит 20 млрд сум тәшкил итәчәк, ул тулысынча финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.
Белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары расланды
2027 елның 1 гыйнварында «2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 60-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә
2027 елның 1 гыйнварында «2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 59-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә
Законнар 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 еллар план чорына һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, шулай ук гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслый.
Закон түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслый, алар 10% ка арта, шулай ук башлангыч, төп, урта һәм өстәмә белем алуга 10% ка арткан.
Хезмәт мигрантлары өчен патент бәясе үзгәрә
2027 елның 1 нче гыйнварында «2027 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» 55-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә
2026 елның 26 июлендәге 242-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2027 елның 1 гыйнварыннан физик затларда хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы барлык чит ил гражданнары өчен физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) буенча ай саен 1700 сум күләмендә фиксацияләнгән аванс түләүләре билгеләнә. Патент нигезендә оешмаларда яки индивидуаль эшкуарларда эшләүче чит ил гражданнары өчен НДФЛ буенча фиксацияләнгән аванс түләве күләме аена 1200 сум күләмендә сакланып кала.
Закон 2027 елга төбәк коэффициентын 2,77 күләмендә билгеләүне күздә тота.
Үзгәрешләргә караганда, 2027 елда оешмаларда һәм шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче чит ил гражданнары өчен патент бәясе ай саен 9446 сум, физик затларда хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы чит ил гражданнары өчен – 13382 сум тәшкил итәчәк.
Билгеләнә торган коэффициент чит ил хезмәткәрләреннән салымнар керүне тәэмин итәчәк, "күләгә" түләүләрен туктатуга, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә патентлар нигезендә мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә легаль җәлеп итү мөмкинлеген бирү исәбенә ярдәм итәчәк.
Татарстанда спорт объектларына республиканың Дәүләт флагы куелачак
18 октябрьдә «Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 58-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә
Татарстан дәүләт флагы дәүләт яки муниципаль милектәге спорт объектларына даими куелачак. Шулай ук флагны рәсми спорт ярышлары һәм физкультура чаралары вакытында да куячаклар.
Ишегалды территорияләрен үстерү һәм аларның чикләрен билгеләү
23 октябрьдә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 63-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә (1 статьяның 16 – 24 һәм 26 пунктлары – 2028 елның 1 гыйнварыннан; 2 статья – 2027 елның 1 гыйнварыннан; «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 71 статьясындагы 2 өлеш – 2028 елның 1 гыйнварыннан).
Республика законы проектындагы үзгәрешләр узган елның июнендә «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның үз көченә керүе белән бәйле. 2027 елның 1 гыйнварына кадәр региональ һәм муниципаль норматив хокукый актларны аңа туры китерергә кирәк.
Хәзер ишегалды территорияләрен үстерү җирле хакимият вәкаләтләренә кертеләчәк, ә бу территорияләрне билгеләү тәртибе һәр муниципалитетны төзекләндерү кагыйдәләрендә язылачак.
Моннан тыш, 33-ФЗ номерлы Федераль законда муниципаль берәмлекләр башлыкларына вәкиллекле орган рәисе һәм депутаты вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тыю каралган. Бу тыю 2027 елның 1 гыйнварына кадәр сайланган муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы рәисе вәкаләтләрен башкаручы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына кагылмый».
Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар 2025 елда узды, бу органнарның вәкаләтләре срогы 2030 елда тәмамлана. Димәк, 2030 елга кадәр гамәлдәге башлыклар совет рәисе буларак та эшли ала, тыюлар аларга әлегә кагылмый.
Шул ук вакытта вәкиллекле органнарның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылырга мөмкин булган хәлләр дә булырга мөмкин. Бу очракта муниципаль берәмлек башлыгына, авыл җирлеге башлыгыннан тыш, әлеге тыю тулы күләмдә кагылачак.
Ягъни, әгәр Совет үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатса, башлык булган депутат депутат вәкаләтләреннән мәхрүм ителә, ә башлык яңа чакырылыш Советы рәисе була алмый. Бу очракта Совет рәисе депутатлар тарафыннан үз араларыннан сайланачак, ә башлык җирле администрацияне җитәкли алачак.
Татарстанда мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре урман фонды категориясенә күчерелә
9 октябрьдә «Аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турында» 61-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде
Документ Россия Федерациясе Җир кодексы, «Җирләрне яисә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү турында» 172-ФЗ Федераль законы һәм Татарстан Республикасы Җир кодексы нигезендә эшләнгән һәм Татарстанның Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Саба районнары чикләрендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен гамәлгә ашыру өчен яраксыз булган 1,1 мең га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен урман фонды җирләре категориясенә күчерүне күздә тота.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез