Газетага язылу

Табиб-психолог: «СВОдан кайтып тернәкләндерү узучыларның күбесе йокысызлыктан интегә»

Татарстанда 7 меңнән артык хәрби һәм аларның гаиләләре тернәкләндерү узган.

Табиб-психолог: «СВОдан кайтып тернәкләндерү узучыларның күбесе йокысызлыктан интегә»
Автор фотосы

Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының  медицина тернәкләндерүе буенча баш белгече, Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсендәге дәвалау-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Резеда Бодрова сөйләде.

– Татарстан буенча 7 мең кеше сәламәтлеген ныгытып, дәваланып, элеккеге тормышка кайтты. СВО ветераннары арасында яңа һөнәр алып эшкә урнашучылар, гаилә коручылар бар, – ди Резеда Бодрова. – Беренче елларда тернәкләндерү узу акрын бара иде. Хәзер без бу эшне тизрәк башлау яклы. Вакытында ярдәм күрсәтеп, без хәрбиләрнең сәламәтлеген яхшырта алабыз. Аяк-кулларын югалткан ир-егетләр белән аерым эшлибез. Алар белән бер төркем белгечләр шөгыльләнә. Элек машина йөрткән егетләрнең күбесе тернәкләндерү үзәгендә кул белән идарә итәргә өйрәнә. 80нән артык кеше автосимуляторларда тернәкләнү узды.

Без килгәндә үзәктә дәвалану узучы егетләр дә бар иде.Үзәк ачылганнан соң биредә 500 дән артык ир-ат тернәклндерү узган. Аларның кайберләре аякларына тиешле күнегү ясый, кемдер кулларын ныгыта, өченчеләре исә бер аяксыз булса да, компьютер ярдәмендә йөрергә өйрәнә.

“Унбер” позывнойлы егет контракт буенча хезмәт итә. Яраланган, кулын имгәткән. Хәзер биредә тернәкләнү уза. 

– Әкренләп кулымның авыртуы кимеде. Әмма әлегә көче юк, – ди ул.

Түбән Кама егете Илгизәр дә СВОга контракт белән киткән.  Икетуган энесен өлешчә мобилизация белән алалар аның. Әнә шул энесенә якынрак булыйм дип, Илгизәр контракт төзи.

– Мин армиядә булмадым. Шуңа да миңа повестка килмәде. Энемнең хәбәре килми башлагач, китәргә карар кылдым. Янәсе, аны табармын кебек иде. Өч ай хезмәт итүгә, яраландым. Әлегә аяк-куллар бик тыңлап бетермәсә дә, тернәкләнермен дип уйлыйм. Аякка басып яңадан егетләр янына китәргә җыенам, – ди ул.

Бирегә килүче егетләрнең күбесенә психолог ярдәме кирәк. Республика буенча 83 психологик кабинет эшли. Алар ел башыннан 1419 хәрбине һәм  1928 аларның якыннарын кабул иткән.

– СВОдан кайткан ир-атларның күбесе йокысызлыктан интегә. Аларны борчылу, ярсу кебек хисләр биләп ала. Күп очракта шуның аркасында гаиләләрендә аңлашылмаучанлык килеп чыга. Ир-ат тиз ярсый, кызып китә. Алар моны үзләре үк әйтеп тора.  Гаиләләрне саклар өчен алар белән генә эшләмибез, якыннарына ярдәм итәбез, – ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш белгече, 7 нче хастаханәнең медицина психологы Екатерина Вахранева.

СВОдан кайтучыларга тернәкләндерү узар өчен нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

–  Алар кайткач та, яшәү урыннарында диспансеризация уза. Шуннан соң участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр ир-егет үзе йөри ала икән, бу очракта аны амбулатор тернәкләндерүгә язалар. Районнардагы хастаханәдә дә дәваланып була. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, бу очракта безгә җибәрәләр.  Без 3-5 көн эчендә элемтәгә кереп, тернәкләндерү узу буенча барысын да аңлатабыз. Ә инде СВО ветераннары чит кеше ярдәме белән генә хәрәкәтләнгәндә, аны хастаханәгә яткыралар. Районда мондый мөмкинлек булмаса, аларны да безгә җибәрәләр, – ди Резеда Бодрова.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре