Кичке 11 нче яртыда ут чыгып, йортлары янып бетә. Иң аянычы шул: 14 яшьлек кызлары Зәлияне коткара алмыйлар.
– Болай булыр дип кем уйлаган инде аны? Кызларыбызның бүлмәләре аерым иде. Хатыным Гөлназ ниндидер тавыш ишетеп, уянып киткән. Янабыз, дип безгә эндәште. Кызларыбызга кычкырдык. Олы кызымның бүлмәсендәге тәрәзә ачыла, кечесенекендә форточка юк иде. Апа, нишлим, каян чыгыйм дигән ул. Хатыным да, мин дә балабыз янына бармакчы булабыз, төтен шулкадәр көчле иде, барып булмады. Җитмәсә, бар пластик эреп өскә төшә башлады. Суларлык түгел иде. Чыкмаган булсак без дә исән калмый идек, – ди Раушан. – Күрәчәгебез булгандыр инде. Янгын сүндерүчеләрдән баламны үзем алдым. Бик каты пешкән иде. Исән калмасын аңладым. Бик авыр хәсрәт бу. Өйне дә салып була, бала гына кире кайтмый торган җиргә китте. Зәлиям бигрәкләр дә әти кызы иде. Кечкенәдән гел янымда бөтерелде. Шундый матур көннәрдә балаңны җир куенына куй инде. Берәүгә дә мондый хәсрәт килмәсен.
Раушан “Татарстан” колхозында эшли. Хатыны Гөлназ – тәрбияче. Олы кызлары Талия 11 нче сыйныфта укый, Зәлия 8 нчедә белем алган. Спортны бик яраткан, гел ярышларга йөргән. Алдагы көнне генә Балтачка җырчы Ришат Төхвәтуллин концертына барып кайтканнар. Кәефе күтәренке, бер дә моңсу булмаган. Зәлияне бүген – 13 октябрьдә җирләгәннәр.
– Бөтен авыл белән елап озаттык. Йөрәк өзгәләнә бу балалар өчен. Әти-әнисен бик кызганабыз. Йорт-җир янып бетеп, бернәрсәсез калу бер хәл, газиз бәбекәйләрен югалту ачысын берничек тә басарлык түгел. Ничекләр чыдарлар алар. Әлегә шок хәлендә йөриләр. Раушан да, Гөлназ да бик кешелекле, ярдәмчел. Төп йортта яшәгәннән соң, башка чыккан иделәр. Язмышларга шулай язылгандыр инде. Зәлияне Раушанның әтисе Рәйхан янына җирләделәр. Сеңлебезнең урыны оҗмахта булсын, якыннарына сабырлык телибез, – ди Раушанның икетуганы Әлфия апа.
Кәлимуллиннар өсләрендәге бер кат кием белән урамда калган. Йортларының эче бөтенләй янып беткән. Аны сүтеп ташлап, яңадан йорт салмакчы алар. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен хатыны Гөлназның 89179354066 телефон номеры Сбербанк һәм Россельхозбанк карталарына беркетелгән. Акча җибәргәндә, “помощь” дияргә онытмасагыз иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез