Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы форум турында сөйләшүгә керешкәнче, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина күбебез һинд чәе һәм һинд киносы аша гына белгән ил, аның икътисады белән якыннанрак таныштырды.
– Һиндстан – дөнья күләмендә эчке тулай продукт күрсәткече иң тиз үсә торган ил. Әлеге күрсәткеч 7 процент тәшкил итә. Хәтта Кытайда да ул 5 процент кына. Моннан тыш, Һиндстан дөнья икътисады үсешенең 13 процентын диярлек тәэмин итә. Ул стартаплар саны буенча дөньяда икенче урында тора. Һиндстанда хезмәтләр һәм товарлар экспорты – аена 80 миллиард доллар. Игътибар итегез: елына түгел, ә аена, – диде Талия Миңнуллина.
Аның әйтүенчә, Җир шарында яшәүчеләрнең 17,8 проценты (бу – дөньяда беренче урын дигән сүз) Һиндстан халкына туры килә. Алар әлеге күрсәткеч буенча Кытайны 2022 ел ахырында узып киткән. 2026 ел мәгълүматларына караганда, Һиндстанда якынча 1,48 миллиард кеше яши. Кытайлар якынча 5 миллион кешегә азрак. Шаккатып тел шартлатырлык тагын бер сан: Һиндстанда яшәүчеләрнең уртача яше – 28,7. Ягъни һинд халкының 65 проценты 35 тән яшьрәк. Шуңа күрә яшь илнең тиз үсүенә аптырыйсы да юк кебек.
Без исә үзебезгә әйләнеп кайтыйк. «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы Казанда 15–16 октябрьдә узачак. «2025 елда тәүге тапкыр узган чарада 3387 кеше катнашты. Шул исәптән Һиндстанның – 22, Россиянең 35 төбәгеннән вәкилләр бар иде. Быел да күрсәткечләр моннан ким булмас, дип өметләнәбез», – диде Талия Миңнуллина. Аның әйтүенчә, узган ел «ТАЙМ» кысасында 19 килешү төзелгән.
Бер ел эчендә эш тә арткан. 2026 елның гыйнвар–июль айлары нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 1 миллиард долларга җиткән. Чагыштыру өчен: узган ел нәтиҗәләре буенча, әлеге күрсәткеч 353 миллион доллар тәшкил иткән булган.
2025 ел ахырында Казанда Һиндстанның генераль консуллыгы ачылды.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер әйтүенчә, 2026 елның беренче яртысында Татарстан һәм Һиндстан арасында товар әйләнеше узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда тугыз тапкырдан күбрәккә арткан. Медицина һәм авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә аерым тукталдылар брифингта. Мисал өчен, бу елның сигез аенда Татарстаннан Һиндстанга авыл хуҗалыгы продукциясен озату күләме 60,9 миллион долларга кадәр арткан. Экспортка китә торган төп товарларның берсе – көнбагыш мае.
– Республика икътисады да, товар әйләнеше дә үсештә. Без, импортка караганда, экспорт белән күбрәк шөгыльләнәбез. Безнең компанияләр Көнбатыш базарларыннан Көнчыгыш базарларына йөз тотты. Логистика да җайга салына. Дөрес, түләүгә бәйле кайбер кыенлыклар бар, аларны вакытында хәл итәргә тырышабыз, – диде Герман Лернер.
Татарстан белән Һиндстан арасы тагын да якынаячак. Форумда Казан – Мумбаи туры авиарейсын ачу турында сөйләшәчәкләр. «Без Казан – Мумбаи даими рейсын булдыру турында сүз алып барабыз. Бу туристлар санына да, эшлекле сәфәрләргә дә уңай йогынты ясый. Әлбәттә, товар әйләнешендә чагылыш табачагын да яхшы аңлыйбыз», – диде Талия Миңнуллина. Алдагы бер-ике елда республикада тәүге аюрведа (Һиндстанда традицион медицина юнәлеше. – Ред.) үзәге дә сафка басарга тиеш. Аны Яшел Үзән районында төземәкчеләр. Проектка инвестицияләр күләме – якынча 1 миллиард сум. Аюрведа үзәген төзүне былтыр форум барышында, хезмәттәшлек тагын да яхшырак үссен өчен, һиндләр үзләре тәкъдим иткән икән.
Быелгы форум кысасында 36 чара узачак. Шул исәптән, 23 сессия билгеләнгән. Чараның пленар утырышында «төбәкләр вакыты» турында сөйләшәчәкләр. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндстанның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Винай Кумар катнашыр дип көтелә.
Кунакларга бай мәдәни һәм спорт программасы да әзерләгәннәр. Аерым алганда, форум көннәрендә шахмат буенча дуслык турниры узачак. Турнир кунагы – күп тапкыр дөнья чемпионы Сергей Карякин. Казанда крикет буенча ярышлар да үткәрәчәкләр. Һинд киносыннан башка да булмый, әлбәттә. «ТАЙМ» кысасында башкаладагы «Мир» кинотеатрында һинд киноларын карарга мөмкин булачак. Керү бушлай, тик алдан теркәлү узарга кирәк. Һинд мәдәниятен яратучыларны ЦУМда узачак күргәзмәдә дә көтәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез