Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Култышевлар гаиләсен котлады: «Бөтен Татарстан сезнең белән горурлана»

Култышевлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә «Ватанны саклаучы гаиләсе» номинациясендә җиңгән, дип хәбәр ителә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми каналында урнаштырылган мәгълүматта.

Рөстәм Миңнеханов Култышевлар гаиләсен котлады: «Бөтен Татарстан сезнең белән горурлана»
Фото: Рөстәм Миңнехановның МАКС каналыннан

Гаилә башлыгы Тимофей Култышев махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк алгы сызыкта хезмәт итә. Ә хатыны Лилия Култышева волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәргән. Әлеге  гаиләне ныклык, батырлык һәм патриотизм үрнәге булып тора.

«Киләчәктә дә шундый ук актив, матур һәм тату гаилә булып калыгыз, озак еллар яшәгез! Тормышыгыз яңа җиңүләргә бай булсын, шатлыклы һәм бәхетле хатирәләр белән тулсын. Бөтен Татарстан сезнең белән горурлана!» – диелә хәбәрдә.

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесе «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бу ел саен үткәрелә торган киң колачлы чара, ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, ныгытуга, ата-ана булуның иҗтимагый абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре