Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Алдагы ял көннәрендә юеш кар-буранны 11 градуска кадәр суык алыштырачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 18 мартта һава температурасы көндез –1+3, төнлә –4…+1 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә  – барлык районнарда диярлек, көндез  көнчыгыш районнарда юеш кар-буран көтелә. Якшәмбе – 19 мартта антициклон йогынтысында явым-төшем тукталачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –1…+3 градус, ә төнлә –6…–11 градус күрсәтәчәк.

Башлангыч фаразларга караганда, киләсе атна башында – 20 март көнне явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы +1…–6, төнлә –3…–8 градус. Сишәмбе – 21 мартта җылы булачак: көндез +3…+8, төнлә 0…–5 градус.


Фикер өстәү