2023 елда Татарстан юлларына 248,7 миллиард сум акча тотылган

Былтыр республикада юлларны төзү, төзекләндерү һәм файдалануга 248,7 миллиард сумнан күбрәк акча тотылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйттеләр.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, бу – рекорд сан.

– 2023 елда республикада юлларны төзү, төзекләндерү һәм файдалануга 248,7 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды. Моңа кадәр башланган барлык юл эшләре дәвам иттереләчәк. 2024 елда да шул ук тизлектә эшләячәкбез, – диде министр.

Ул былтыр ил күләмендә иң мөһим юлларның берсе – М12 “Көнчыгыш” автомобиль юлын кулланышка тапшыру турында да искә төшерде.


Фикер өстәү