Фәрит Хәнифов: «Былтыр республикада юл эшләренә 249 миллиард сум акча тотылды»

2023 елда республикада юл эшләренә, зур проектлар тормышка ашырылуны да исәпкә алып, 248,7 миллиард сум акча тотылган. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Башкалада Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышы уза. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

– Узган ел республикада юл эшләренә, зур проектлар тормышка ашырылуны да исәпкә алып, 248,7 миллиард сум акча тотылды, – диде министр. – Бу – бик зур уңыш һәм республиканың, илнең мөмкинлекләре күрсәткече. Моңа Россия Президенты Владимир Путинның стратегик карарлары, Ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин командасының һәм федераль заказ бирүчеләрнең зур эше бәрабәренә ирештек. Ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да зур рәхмәт.

Татарстанда автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,4 мең чакрым тәшкил итә. Шуның 1,3 мең чакрымы – федераль, 13,5 мең чакрымы – төбәк, 25,6 мең чакрымы исә муниципаль юлларга туры килә.


Фикер өстәү