Танылган сериал артисты вафат булган

Бразилия артисты Жандира Мартини 78 яшендә вафат булган. Безгә ул “Клон” сериалында Зорайде роле буенча яхшы мәгълүм.

Мартини ханым Сан-Паулу шәһәрендә вафат булган, дип яза “Коммерсантъ”, G1 порталы хәбәренә таянып. Басма мәгълүматлары буенча, артист озак еллар буе үпкәсендә яман шеш авыруыннан интегеп яшәгән.
Жандира Мартини 1945 елның 10 июнендә Сантос шәһәрендә ( Сан-Паулу штаты) туган. “Клон” (2001–2002), “Ольга” (2004), “Америка” (2005), “Дороги Индии” (2009), “Спаси меня, Святой Георгий” (2012–2013) кебек сериалларда уйнаган. Пьесалар авторы, режиссер, продюссер һәм сценарист булган.


Фикер өстәү