Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә 40 яңа автобус тапшырды

Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә автотранспорт тапшыру тантанасында катнашты.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киң вәкиллекле киңәйтелгән йомгаклау утырышы уза.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Василий Десятков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, «Автомобиль транспорты агентлыгы» ФБДУ генераль директоры Сергей Карпов катнашты.

Искәртеп узабыз, Татарстан, федераль Хөкүмәт белән берлектә, җәмәгать транспортының хәрәкәт итүче составын яңарту чараларын гамәлгә ашыра. Автобуслар һәм троллейбуслар яңартыла, яңа маршрутлар ачыла. Болар барысы да гражданнарны йөртү сыйфатын яхшыртуга, җәмәгать транспортында уңай йөртүгә юнәлдерелгән.

2024 елда 119 автобус яңартылачак, шул исәптән түбән идәнле табигый газ автобуслары һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен яраклаштырылачак.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә республиканың бүген юл һәм транспорт комплексы эшенә йомгак ясавын әйтте.

«Тулаем илдә зур күләмдә эш башкарыла, зур проектлар безнең республикада да тормышка ашырыла, — диде ул. — Бүген без утырышта казанышларыбыз турында гына түгел, ә җитешсезлекләргә бәйле мәсьәләләр турында да сөйләшәчәкбез. Әгәр дә бездә юл хуҗалыгы ягыннан җитди финанс инвестицияләре һәм карарлары булса, җәмәгать транспорты эшендә гражданнар ягыннан күп зарланулар да бар. Бу, беренчедән, автобусларның матди базасы — йә җитми, йә алар туза башлаган. Икенчедән, бу — эшне оештыру һәм кадрлар туплау. Шулай да ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президент Владимир Путин бу теманы контрольдә тота. Федераль программа ярдәмендә бүген без биредә районнарга 40 автобус тапшырабыз. Мартка кадәр районнар тагын 79 автобус кабул итәчәк. Илебез җитәкчелегенә, Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына без федераль Хөкүмәт тарафыннан алган ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Рөстәм Миңнеханов яңа автобуслар халыкка ошаячагына өмет белдерде. «Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм – җәмәгать транспорты эшенә күпме мөрәҗәгать кергәнен карагыз. Шуңа күрә менә яңа автобуслар, ә оештыру эше — сездән. Хәерле юл!», — диде Татарстан Рәисе. Ул шулай ук һәркемгә бүген алынган автотранспортны нәтиҗәле файдалануларын теләде.


Фикер өстәү