Вознесение тракты аша йөрү бәясен карыйлар: ул кемнәргәдер түләүсез булырга мөмкин

Татарстан Хөкүмәте Казанның Вознесение тракты аша йөрү бәясен карый. Аны “М-7” юлына чыгучы транзит автомобильләре өчен генә түләүле итәргә яки барлык йөртүчеләргә күпме чакрым узуга карап түләү кертергә мөмкиннәр. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Бизнес Online” хәбәрчесенең бу җәһәттән соравына шулай дип җавап биргән.

“Әлеге мәсьәлә карала. Ике вариантны күздә тотабыз. Бәясен, әлбәттә, әйтә алмыйм әле. Йә “М-7” юлына чыгу өчен түләү кертеләчәк яки барлык йөртүчеләр күпме чакрым узуга карап түләячәк”, – дип билгеләп үткән министр.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, май бәйрәмнәренә кадәр әлеге мәсьәлә ачыкланачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов февраль аенда Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Казанда Вознесение трактының икенче өлешенең түләүле булачагын белдерде. Юлның Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәрге беренче өлеше исә узган елның октябрендә ачылды.


Фикер өстәү