Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны төзекләндерүгә 8,2 миллиард сум акча тотылачак

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм имин юллар» илкүләм проекты буенча юлларны төзекләндерүгә 8,2 миллиард сум акча тотачаклар. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

Министр сүзләренә караганда, ел дәвамында илкүләм проект кысасында, барлыгы 97 чакрым озынлыктагы юлны тиешле норматив халәткә китерү һәм 28 күперне төзекләндерү күздә тотыла.

-2,4 миллиард сум акча — федераль казнадан, калганы исә республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, — диде Фәрит Хәнифов.


Фикер өстәү