Фәрит Хәнифов: “2023 елда Татарстанда юл эшләренә 250 миллиард сум акча тотылачак”

Быел Татарстанда юл эшләренә, зур проектларны тормышка ашыруны да исәпкә алып, 250 миллиард сум акча тотачаклар. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

– Узган ел белән чагыштырганда, агымдагы елда республикада юл эшләре тагын да кызуырак узачак. Былтыр 209 миллиард сумлык эш башкарсак, быел әлеге санны 250 миллиард сумга җиткерү күздә тотыла, – диде министр.

Татарстанның юл эшләре программасына 67 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуның 14 миллиард сумга якыны – федераль үзәккә туры килә. Төп социаль программаларны тормышка ашыру кысасында ганы да торак пунктлардагы 150 чакрым озынлыктагы вак таш җәелгән, 161 чакрым озынлыктагы асфальт түшәлгән юлны төзекләндерергә җыеналар. Министр әйтүенчә, 16 бакчачылык ширкате, 5 балалар ял лагере, 16 авыл хуҗалыгы фермасына илтүче юлны тәртипкә китерәчәкләр.


Фикер өстәү