Видеооператор Фәнис Җиһаншин вафат

Күп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын төшергән видеооператор 35 яшьлек Фәнис Җиһаншин вафат булган. Күптән түгел аның авыр хәлдә икәнен язган идек. Кызганыч, ярдәм итә алмадык.

Казан табиблары берни вәгъдә итмәсәләр дә, Мәскәүнекеләр аларны кабул иткән иде.
– Иремнең хәле кинәт начарайды. Бернигә дә зарланганы булмады аның. Авырганы да юк иде. Яңа елдан соң гел хәл юк, диде. Ашый да барып ята. Йоклады да йоклады. Тазарып та китте. Минем генә түгел, якыннарымның да күңеленә борчу керде. Кайчак сөйләшкәндә буталып куя иде. Нидер барын сизендек. Тикшеренеп карар өчен табибка килдек. 27 гыйнвар иде ул,Табиблар МРТ уздырырга киңәш иттеләр. Нәтиҗәсе сөендермәде. Табиб үземне генә чакырып Фәнистә яман шеш икәнен җиткерде. Ул чакта бик авыр булды. Әмма үземне кулга алдым. Ике балабыз хакына ничек тә бу авыруыны җиңәрбез дип уйладым. Фәнис башта белмәсә дә, соңрак үзендә мәкерле чир икәнен аңлады, дип сөйләгән иде хатын Венера.
Кызганыч, Фәнисне коткара алмаганнар. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә сабырлык телибез.


Фикер өстәү