Рөстәм Миңнеханов: «Безнең өчен юлларны, беренче чиратта, төп челтәрләрне үстерү өстенлекле әһәмияткә ия»

Татарстанда ел саен 700 чакрымнан да ким булмаган озынлыкта авыл юллары салына һәм төзекләндерелә. Зур юлларны әйтеп тә торасы юк. Республикада әлеге тармак – өстенлекле юнәлешләрнең берсе, диделәр «Казан Экспо»да узган чарада.

Башкалада Росавтодорның «Россия Федерациясе субъектлары территориясендә юл эшчәнлеген тормышка ашыруда нәтиҗәле алымнар» фәнни-гамәли конференциясе кысасында Төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) утырышы узды. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Юл федераль агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республиканың юл хуҗалыгы инфраструктурасы турында сөйләде.

– Россия Хөкүмәте ярдәме белән республикада зур масштаблы федераль проектлар тормышка ашырыла. М12, Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы «Казан – Екатеринбург» автомагистрале төзелешләре, М7 һәм М5 транспорт коридорларын тоташтыру максатыннан, дәүләти – хосусый хезмәттәшлек механизмын кулланып,  «Алексеевск – Әлмәт» юлын салалар. Әлеге проектларны тормышка ашыру республиканы Идел буеның башка төбәкләре, Үзәк Россия һәм Урал белән тоташтырачак яңа логистик маршрутлар булдырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, бүгенге кебек санкция шартларында төбәкара элемтәләрне үстерергә булышачак. Масштаблы проектларны тормышка ашырганнан соң, төзелеш барышында файдаланылган төбәк һәм җирле юлларны тәртипкә китерү дә мөһим, – диде Рәис.

Татарстанда автомобиль юлларының төп челтәре озынлыгы 2,6 мең чакрымнан артып китә.

– Былтыр республикада сәнәгать җитештерүе күләме 4,6 триллион сумнан да күбрәк тәшкил итте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә безнең өчен юлларны, беренче чиратта, төп челтәрләрне үстерү өстенлекле әһәмияткә ия.

2024 ел ахырына кадәр республиканың төп челтәренә кергән юлларның 85 процентын норматив хәлгә китерү бурычы тора. Бу җәһәттән, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә Татарстанда юл эшләренең биш еллык программасы төзелде. Төп челтәргә керүче юлларда 130 чакрымнан артык юлны төзекләндерү һәм аларның йөк күтәрүчәнлеген 11,5 тоннага кадәр җиткерү күздә тотыла.

Федераль дәрәҗәдәге төп челтәрләрне алга таба үстерү өчен, төбәкләрнең төп челтәрләрен формалаштырырга да тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

– Аның нигезендә район үзәкләрен һәм субъект башкаласын тоташтыручы трассалар, эре сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм объектларына юллар, шулай ук күрше төбәкләр арасындагы магистральләр булырга тиеш, – диде Рәис.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, илдә төбәк юлларының 50 проценты норматив хәлгә китерелгән. 500 мең чакрым чамасы юл бу! Шул ук вакытта 18 төбәк әлеге күрсәткечкә ирешмәгән әле.

– Татарстан бу санны 80 процентка җиткерде. Безгә муниципаль юллар турында да онытырга ярамый. Бәлки, биредә хәрәкәт ул дәрәҗәдә үк тыгыз түгелдер,  әмма алар һәр кешегә, һәр торак пунктка кагыла. Мондый юллар бездә 1 миллион чакрымнан да артык», – диде Марат Хөснуллин.

Утырыш ахырында ул 2022 елда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын тормышка ашыруда уңышка ирешкән төбәкләрне билгеләп үтте. Татарстан – алдынгыларның берсе.


Фикер өстәү