Азык-төлек капларында яраклылык вакыты турында мәгълүматларның шрифтын зурайтырга тәкъдим иткәннәр

Сатып алучы үзен кызыксындырган мәгълүматны бик озак эзләргә мәҗбүр.

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов азык-төлек капларында җитештерү һәм яраклылык вакыты турында мәгълүматларның шрифтын зурайтырга тәкъдим иткән. Бу җәһәттән ул сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка хат юллаган.

Хатта билгеләп үткәнчә, җитештерүчеләр азык-төлек кабында җитештерү һәм яраклылык вакытын күрсәтергә тиеш. Әмма даталар бик вак шрифт белән күрсәтелә. Еш кына алар продуктның төп тасвирламасы белән бергә бирелә. Сатып алучыга нинди дата күрсәтелүен аңлау өчен күп вакыт таләп ителә. Ә пенсионерлар исә аны гомумән дә күрмәскә мөмкин.

Шуны истә тотып, Власов үзенең мөрәҗәгатендә норматив-хокукый актларга яраклылык вакыты турында мәгълүматларның капның кимендә 20 процентын алып торырга тиешлеген күздә тоткан үзгәрешләр кертүне сорый.


Фикер өстәү