Хәнифов: «Вознесение тракты буенча хәрәкәт итү бәясе М12гә караганда арзанрак булачак»

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, башкаланы М7 федераль юлы белән тоташтыручы Вознесение трактының икенче өлеше буенча хәрәкәт итү бәясе узган ел азагында кулланышка тапшырылган М12 автомобиль юлы белән чагыштырганда, арзанрак булачак. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

Билгеле булганча, әлеге юлның икенче өлеше түләүле булачак.

-Вознесение трактының икенче өлеше 8 чакрым чамасы тәшкил итә. Төзелеш бәясе — 18 миллиард сумга якын. Аның 1 миллиард сумы диярлек «акыллы система»га туры килә, — диде Фәрит Хәнифов.

Министр әйтүенчә, юл дәүләт-шәхси партнерлыгы нигезендә төзеләчәк. Тиешле документларны тапшырганнар инде. «Төзелешкә таләп ителгән акчаның яртысы күләмендә федераль грант сорадык. Калганы — Татарстан бюджеты һәм инвестор тарафыннан иллегә-илле хисабына башкарылачак дип көтелә», — дип тә ачыклык кертте Фәрит Хәнифов.

Юл бәясенә килгәндә, ул бу елның маена кадәр билгеле булачак.

-Юл түләүле булса да, аның шәһәр эченнән узуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә юл хакын билгеләү мәсьәләсенә бик сак караячакбыз. Ул М12 автомобиль юлындагы бәяләргә караганда арзанрак булачак. Безнең акча эшләү максаты юк, — диде Фәрит Хәнифов.


Фикер өстәү