Рөстәм Миңнеханов Вознесение тракты участогын ачуда катнашты: «Аның дәвамы да булачак»

Казанда Вознесение тракты буенча салынучы юлның беренче өлешен ачтылар. Ул Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр дәвам итә. Ачылыш тантанасы юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең «Юл – 2023» илкүләм съезды кысасында узды.

Росавтодор башлыгы Роман Новиков видеоэлемтә аша республика юлчыларын һөнәри бәйрәмнәре – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул искәртеп үткәнчә, съезд кысасында ел саен илнең төрле төбәкләрендә яңа юллар, юл объектлары ачыла. Быел, мәсәлән, Татарстан белән бергә яңа юлдан Архангельск һәм Свердловск өлкәләрендә яшәүчеләр дә узды.

– Вознесение тракты – республикадагы мөһим объект, аның яхшы тарихы бар, – диде Роман Новиков. – Ул Татарстан җитәкчелегенең үз дигәнендә нык торуы нәтиҗәсендә генә тормышка ашты. Вознесение трактының бер өлеше булган Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге хәрәкәт Казанда яшәүчеләр өчен шәһәрдән чыгу юлын тагын да җиңеләйтәчәк, шулай ук транспорт уңайлылыгын тәэмин итәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, юл төзелеше дәвамлы булачак.

– Без Вознесение трактының иң катлаулы өлешендә хәрәкәт ачабыз. Ул федераль үзәкнең зур ярдәме белән төзелде. Проектны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия Транспорт министрлыгына һәм Росавтодорга зур рәхмәт. Әлеге катлаулы юл участогы 13,4 миллиард сум тора! Әлбәттә, аның дәвамы да булачак. Без алга таба да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Барыгызга да зур рәхмәт! – диде Рәис.

Билгеле булганча, Вознесение тракты проекты бөтен республика өчен әһәмиятле проект булып санала. Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге юл аның беренче этабын тәшкил итә. Яңа ачылган юлның озынлыгы – 4 чакрым. Алга таба әлеге юл транспорт хәрәкәтенә бәйле вазгыятьне генә җиңеләйтеп калмыйча, бу тирәдә торак төзелешен арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.


Фикер өстәү