«Тимер» батальонында хезмәт итүче: «Яу кырында иптәшләреңне югалтудан да кыенрак нәрсә юк»

Ватанын сакларга карар кылган ир-атны берни дә туктата алмый! Махсус хәрби операциядә Грек позывное алган кыю егет шулай дип саный. Һавадан алып әйтелгән сүзләр түгел бу. Грек үзе армиядә хезмәт итмәгән, кулына утлы корал тотып та карамаган. Әмма ил-көнгә зур сынау килгәч, иң беренчеләрдән булып Ватанны сакларга чыгып киткән.

– Апамның ире махсус хәрби операция зонасында «Тимер» батальонында хезмәт итә. Минем дә алар сафына басасым килде. Абый бу уемнан кире кайтарырга тырышты, шактый үгетләде. Әмма мин үз дигәнемдә нык тордым. Коралны ничек кулланасын да белми идем бит. Өйрәнүләр вакытында барысына да төшендем, – дип сөйли егет «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шундый кыю карар кабул итүенә бүген дә сөенеп туя алмый егет. Бигрәк тә иң көчлеләрдән саналган «Тимер» батальонына эләгүенә шатлана.

– Безнең тугызынчы рота иң көчле һәм кыюлардан санала. Безнең турында һәркем ишетеп белә, башка бүлекчәләрдә хезмәт иткән егетләр дә безне әллә кайдан таный. Дошман белән күп дигәндә 20–30 метр гына аралыктан күзгә-күз очрашкан чаклар булды. Бик куркыныч, билгеле. Әмма атыш вакытында беребез дә чигенмәде – ахыргача сафта тордык. Ул аяусыз бәрелешләрдә күп егетләребезне югалттык, – ди Грек.

Ул яшерми: яу кырында иптәшләреңне югалтудан да кыенрак нәрсә юк. Махсус хәрби операциядә катнашу дәверендә Грекка андый аяныч күренешләр белән шактый очрашырга туры килә. Соңгысы Работино бистәсендә тукталган чакларында була.

– Тавышсыз гына очып килгән мина безнең ротадагы бер егетнең аяк астында ук шартлады. Ут янып торган егетебез бер мизгелдә юк булды. Тамакка төер тыгылды, күзләрдән туктаусыз яшь акты. Шундый шат күңелле егет иде, бернидән дә куркып тормады, гел алгы сафта йөрде. Аны югалткач, күңелгә ничек авыр булганын сүз белән генә әйтеп аңлатып бетерә торган түгел, – дип искә алды ул көнне Грек.

Әмма яу кырында озаклап елап-сыктап утырырга вакыт юк. Нинди генә зур хәсрәт-югалтулар кичерергә туры килсә дә, егетләр изге бурычларын үтәвен дәвам итә. Грек сүзләренә караганда, батальондагы егетләр бик бердәм. Төрле низаг-бәхәсләргә дә урын юк биредә.

– Без тыныч тормышта яшәгән халкыбыз, балаларыбызның гомере өзелмәсен өчен көрәшәбез. Монда һәр егет – герой. Без һәрчак Ватан турында уйлыйбыз һәм Ватаныбыз да безне онытмас дип өметләнәбез, – ди Грек.

Өмет дигәннән, кыю егетнең күңелен җылытып, рух ныклыгы өстәп торган бер шатлыгы да бар. Бик тиздән ул әти булачак. Грек махсус хәрби операциягә китәр алдыннан гына өйләнгән. Әзерлек узганда исә тиздән әти булачагын белгән.

– Көтеп алган сабыебызның кызмы-малаймы икәнен бик тиздән беләчәкбез. Үзем кыз булсын иде дип хыялланам. Юкса безнең гаиләдә малайлар гына туа, – дип елмая кыю егет.

Грекның гына түгел, «Тимер» батальонындагы һәр егетнең әнә шундый күңел түрендә йөрткән зур өмет-маягы бар. Ватан сагында торганда сынмаска-сыгылмаска өнди, җиңүгә таба барырга көч өсти ул.

 


Фикер өстәү