Көз көне организм өчен кирәкле 5 витаминны атаганнар

“Доктор” телеканалы экспертлары көз көне иң кирәкле 5 витаминны атап үткәннәр, аларның ничек “эшләвен” аңлатканнар. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, зур шәһәрләрдә халыкның нибары 35 проценты гына витаминнарга әһәмият бирә.

Шулай итеп, С витамины кан тамырларын, иммунитетны ныгытуга, инфекцияләрдән саклануга һәм кәефне яхшыртуга ярдәм итә. Шуңа күрә табиблар салкын тигәндә, сулыш органнарында вируслы авырулар йоктырган вакытта лимон һәм гөлҗимеш белән җылы чәй эчәргә, С витаминын күбрәк кулланырга киңәш итә.

В6 витамины организмны инфекцияләрдән саклый, иммунитетны ныгыта. Моннан тыш, көзге төшенкелекне җиңәргә булыша, көч-дәрт өсти, гомумән, нерв системасына уңай йогынты ясый.

Д витамины организмда фосфор һәм кальций алмашын тәэмин итә, калкансыман бизнең эшчәнлеген яхшырта, кан басымын, йөрәк тибешен тотрыклыландыра.

В12 витамины кан күзәнәкләре хасил булуга, хәтерне яхшырту, холестерин микъдарын җайга салуга җавап бирә. Моннан тыш ул Д витаминын үзләштерүгә ярдәм итә.

Шулай ук Е витамины да бик кирәк. Ул салкынайткан бер мәлдә тән тиресен саклауга, шулай ук җенес органнары, бавыр эшчәнлеген яхшыртуга ярдәм итә.


Фикер өстәү