Салымны арттыру мәсьәләсе карала

Хөкүмәттә салымнарны арттыру мәсьәләсе карала. Еллык кереме күләме 1 миллион сумнан арткан кешеләргә физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) – 15 процентка, ә инде елына 5 миллион сумнан артыграк акча эшләүчеләргә – 20 процентка җиткерү тәкъдим ителгән. Бу хакта “БИЗНЕС Online” “Forbes” мәгълүматларына таянып яза.

“Forbes”та билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр зур керемлеләргә генә кагылганлыктан, халыкның күпчелеге аларны уңай кабул итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада “Ведомости” Министрлар Кабинетының Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында игълан ителгән салым салуда үзгәрешләр кертүгә бәйле эшнең башланып китүе: НДФЛ, табышка салым һәм салым ташламалары буенча үзгәрешләрнең көтелүе турында язган иде.


Фикер өстәү