12 яшьлек кызны эзлиләр: ул өеннән чыгып киткән дә юк булган

Кичә кичен Башкортстанның Учалы шәһәрендә 12 яшьлек Регина Гидиятова өеннән чыгып киткән дә юкка чыккан. Кызның әнисе “Башинформ” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, бераз гына тавышланышып алганнан соң кыз өеннән чыгып киткән. Ананың әйтүенчә, баласының моңарчы да өйдән чыгып китү гадәте булган. Ләкин төн буе бернинди элемтәсез каядыр китеп югалуы – әле беренче тапкыр гына икән.

“Барлык дусларыма, туганнарыма шалтыраттым – беркайда да юк. Полициягә гариза яздым – кызымны төне буе эзләделәр, ләкин таба алмыйлар әле”, – дигән Регинаның әнисе.
Агентлык хәбәрчесенә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән дә баланы эзләүнең дәвам иттерелүен әйткәннәр.

Кыз – бишенче сыйныф укучысы, кыска кара куртка (ак капюшонлы), кара джинсы, җәйге ак кроссовка кигән, яланбаш.
Аерым билгеләре: озын кара чәчле, уң яңагында миңе бар, буе 135-140 см, коңгырт күзле.

“Телефонын өйдә калдырган. Үзе белән чит кеше исеменә рәсмиләштерелгән банк картасы булырга мөмкин. Аның кайда икәнлеген белүчеләр табылса, 102, 112, 8-967-73-52-204 (баланың әнисе), 8-967-459-40-89 (эзләү төркеме җитәкчесе Анастасия) телефоннарына шалтыратуны сорыйбыз”, – дип мөрәҗәгать иткән волонтерлар социаль челтәрләр аша.


Фикер өстәү