Татарстанда 8 Мартка иң еш бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәрен атаганнар

8 Март бәйрәмендә Татарстанда туташ-ханымнар өчен гортензияләрдән торган чәчәк бәйләме иң популяр бүләккә әйләнгән. Бу хакта “БИЗНЕС Online” “Flowwow” чәчәкләр һәм бүләкләр маркетплейсының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Роза чәчәкләреннән торган бәйләм икенче урынга чыккан. Ә менә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гадәттә бик еш бүләк ителүче лалә чәчәкләре быел өченче урынга калган. 8 Мартка гүзәл затларга шулай ук шоколад йөгертелгән бакча җиләге, капкейк һәм эскимо пирожныйлары җыелмалары күп бүләк ителгән.
“Flowwow” сервисы мәгълүматларына караганда, республикада чәчәк бәйләменең уртача бәясе 3669 сум тәшкил иткән. Шоколад йөгертелгән бакча җиләге хакы – 2605 сум, капкейклар җыелмасы – 1362 сум булган. Чәчкәләрнең хакы узган елдагы белән чагыштырганда 25-30 процентка арткан.


Фикер өстәү