Легендар җырчы, Башкортостанның халык артисты Абдулла Солтанов вафат

17 августта Учалы районының Кобагыш авылында халык җырларын (озын көй) башкару белән танылган үзенчәлекле сукыр җырчы, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Абдулла Солтановның йөрәге тибүдән туктады. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә, дип яза «Кызыл таң».

95 яше тулуга бер ай гына калганда ул соңгы көнгә кадәр аякта булган, авылдашлары белән аралашкан, дип хәбәр иттеләр Учалы районы хакимиятендә. Хушлашу җырчының туган ягында бүген уза.

Абдулла Солтанов — искиткеч язмышлы кеше. Ул 1928 елның 25 сентябрендә Кобагыш авылында туган. Беренче тапкыр сәхнәгә 7 яшьлек Абдулланы башлангыч сыйныф укытучысы Мәфтуха Суфиян кызы чыгарган. Профессиональ сәхнәгә чыкканчы ул 40 ел туган авылында көтүче булып эшләгән.

Халык җырларына малайны әти-әниләре һәм якташлары өйрәткән. Әтисе Афзал, күп туганнары танылган курайчы һәм җырчылар булып саналганнар. Ә әнисе Маһиямал улының күңеленә хуш килердәй җырлар җырлаган.

Зур сәхнәгә Абдулла Солтанов беренче тапкыр 1955 елда чыккан. Мәскәүдә ул вакытта Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырылган. Ул СССР шәһәрләрендә узган төрле сәнгать үзешчәннәре смотрларында катнашкан, шулай ук Германия, Португалия, Польша һәм башка илләргә дә гастрольләргә чыккан.

1993 елда коточкыч бәхетсезлек була: Абдулла Солтанов Уфадагы Опера театрында үткән тантаналы концерттан кайткан чакта авария нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалта. Ләкин җырчы үзендә сәхнәдән китмәскә көч таба һәм тагын күп еллар тамашачыларны уникаль таланты белән сөендерә.

1992 елда җыр иҗатын пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен җырчы Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясенә лаек булды. Ул, шулай ук, Салават Юлаев ордены кавалеры һәм Башкортстанның халык артисты иде.

Абдулла Солтановның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Легендар җырчы, Башкортостанның халык артисты Абдулла Солтанов вафат” язмасына фикерләр

Фикер өстәү