18 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Географ көне

2019 елның 18 августында Россиядә беренче тапкыр географ көнен билгеләп үтәләр. Ул Рус географик җәмгыяте (Русское географическое общество) инициативасы ярдәмендә гамәлгә куела.

Бәйрәм көне итеп Рус географик җәмгыятен төзү көне сайлана. 1845 елның 18 августында император Николай I бу оешманың вакытлы Уставын раслый.

«Бакыр җайдак»

241 ел элек (1782) Санкт-Петербургта  император Петр I гә һәйкәл ачыла. Ул тарихта «Бакыр җайдак» исеме белән таныла.  Һәйкәл  Екатерина II  күрсәтмәсе буенча төзелә. Автор фикеренчә, атка атланган Петр I  статуясының нигезе  табигый  кыя булып,  аның кырыйлары диңгез дулкынын хәтерләтергә тиеш. 1600 тонна авырлыгындагы шундый таш Петербургтан ерак түгел Конная Лахта бистәсендә табыла.  Аны Петербургка  5 ай буена китерәләр. Һәйкәлнең үзен 15 ел төзиләр.  1782 елның 18 августында  Сенат мәйданында  тантаналы төстә ачалар.

Скульптура бронзадан ясалган. 1833  елда  Александр Пушкин «Бакыр җайдак»  дигән  поэмасында һәйкәлне «терелтә». Шуннан соң  аны шушы әсәрнең исеме белән  атый башлыйлар.

«Русь» очучылары

36 ел элек (1987) Тушино аэродромында  «Русь» очучылар төркеме беренче тапкыр  чыгыш ясый. Бу авиация төркеменең тарихы СССР Министрлар Советының «Октябрьнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында»гы карарына барып тоташа.  Юбилей уңаеннан Тушино аэродромында авиация катнашында бик зур спорт бәйрәме уздырырга  ниятлиләр. Очучылар төркеме ДОСААФның Вяземск авиация үзәге базасында  формалаша.

Бүген «Русь» төркеме  Россиядәге күп кенә авиация бәйрәмнәрендә катнаша.  Алар үз осталыкларын Чехия, Эстония, Латвия, Украина, Дания, Белоруссия һәм башка илләрдә дә күрсәттеләр.

Ашлык җитештерүчеләр

29 ел элек (1994) Россия Ашлык җитештерүчеләр берлеге оештырыла.  Бүген ул – илебезнең  аграр секторында иң  зур берләшмәләрнең берсе,  500дән артык оешманы үз эченә ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү