8 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара радиология көне

Бу көн Европа радиология оешмасы инициативасы белән гамәлгә куела. Беренче тапкыр аны 2012 елда билгеләп үтәләр. 1895 елның 8 ноябрендә физик Вильгельм Рентген күзгә күренми торган нурларны ача. Алар агач һәм кәгазь аша үтәргә сәләтле булалар. Шулай ук кеше тәненә үтеп кереп, сөяк структурасын сурәткә төшерә алалар. Галим аларны Х-нурлар дип атый. 1901 елда Рентген физика буенча Нобель премиясенә  ия була. Аның хөрмәтенә бу нурларны Рентген нурлары дип атыйлар.

Себер көне

Ел саен 8 ноябрьдә Себернең күп кенә шәһәрләрендә Себер көне дип аталган бәйрәмне билгеләп үтәләр.

Бәйрәм тарихы XIX гасыр ахырында башлана. Император Александр III Себер халкына хат белән мөрәҗәгать итә, бу җирнең Россия язмышында зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый. 1882 елда Себернең Россиягә кушылуына 300 ел тулу билгеләп үтелә. Бу тарихи дата 8 ноябрьне Себер көне итеп (иске стиль буенча 26 октябрь) билгеләп үтү традициясен формалаштыруга этәргеч бирә.

Пианист көне

Бәйрәмнең рәсми статусы юк, әмма интернет һәм музыкаль җәмгыятьләр ярдәмендә ул елдан-ел таныла бара. Бу активистларның бәйрәмгә халыкара көн характерын бирергә омтылышы турында сөйли. Бәйрәм – пианистларны гына түгел, ә бу музыка коралының барлык җанатарларын да берләштерүче көн.

Бөтендөнья Wi-Fiсыз көн

2016 елда Халыкара әйләнә-тирә мохитне саклаучылар федерациясе ел саен 8 ноябрьдә Бөтендөнья Wi-Fiсыз көнен булдырырга һәм билгеләп үтәргә тәкъдим итәләр. Яңа бәйрәмне оештыручылар җәмгыятьнең игътибарын радиоканалларның һәм радиодулкыннарның кешеләрнең сәламәтлегенә йогынтысы җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлегенә юнәлтүне максат итеп куялар.

Җиңү һәм Дан ордены

80 ел элек (1943) СССР Югары Советы Президиумы указы белән Җиңү һәм Дан орденнары гамәлгә куела. Җиңү ордены белән масштаблы хәрби операцияләр үткәргән өчен 1944 елның 10 апрелендә Совет Армиясенең Югары команда составы бүләкләнә. Беренче номерлы орденга – Георгий Жуков, икенче номерлыга Иосиф Сталин лаек була. 1944 елдан 1945 елга кадәр Җиңү ордены 11 совет хәрби начальнигына  һәм биш чит ил гражданына тапшырыла. Дан ордены рядовой составны бүләкләү өчен гамәлгә куела. Аның өч дәрәҗәсе була. Өченче дәрәҗә Дан ордены – бер  миллионнан артык кешегә, икенчесе – 45 мең кешегә, өченчесе 2678 кешегә тапшырыла. Дан орденының тулы кавалерлары – 2600 кеше.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү