Һәркемнең үз кояшы бар

Күңелне айкый торган чара булды бу. Уйларны әллә кайларга алып китә. Вакыт-вакыт сәхнәдәгеләрнең чыгышларын карап, тормышыңа шөкер итәсең, сәламәтлекнең иң кадерле, кирәкле әйбер икәненә тагын бер кат инанасың.  Казанда узган «Һәркемнең үз кояшы бар»  («Солнце в каждом») дип аталган физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен уздырылган I республикакүләм фестивале минем генә түгел, биш сәгать буе тамаша кылган һәркемнең күңелен йомшартты.

Әлеге фестиваль беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, катнашырга теләк белдереп 216  баладан гариза килгән. Арадан «иң-иң»нәрен сайлап алу җиңел булмаган. Оештыручылар күңеленә хуш килгән чыгышлары белән алар Казан сәхнәсен бизәде. Фестивальне «Сандугач» хәйрия фонды оештырды. Фонд президенты Айгөл Хәйруллина әйтүенчә, алар моңа кадәр дә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен бәйрәмнәрне күп уздырган.

– Балалар өчен үткәргән чаралар күңелгә рәхәтлек бирә. Аларны сөендерә алуыбызга бик шатбыз. Инде күп еллар авыру балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Быел исә, балаларны бер сәхнәгә җыеп, аларның һәрберсен бүләкләргә булдык. 4 хатын-кыз бергә киңәштек тә, фестиваль уздырыйк, дидек. Без аны дәвамлы булыр, ел саен үткәрербез дип ышанабыз, – ди ул. – Һәр бала үзен зур сәхнәдә күрергә тели. Бу балалар бит әле бөтенләй башка да. Аларның – үз дөньясы. Һәркайсы җиңүче! Иганәчеләр ярдәме белән һәр балага бүләк әзерләдек. Шуңа да без аларның берсен дә кимсетмәдек. Катнашкан берсе дә буш китмәде.

Фестивальгә ярдәм кулы сузучылар күп иде. Аларның барысының да исемнәрен язып та бетерерлек түгел. Хәтта үзләре хакында әйтергә теләмәгән зур йөрәкле эшмәкәрләр дә булды. Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиевага да сабыйларның иҗаты белән танышырга туры килгән. Ул хатын-кыз депутатлар күңеленә хуш килгән балага махсус бүләк бирде. Арбада утыручы Әмир Хәйруллин иде ул.

Җырлы-биюле тамаша башланыр алдыннан балаларны зур экранда Башкортстанда яшәүче,  казарма ишелеп, ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев сәламләде.

– Моннан сигез ел элек казарма ишелгәннән соң, инде башка бу якты дөньяны күрә алмам, дигән идем. Әмма мине ышаныч яшәтте. Тормышны яратуым, якыннарымның миңа булган хисләре яшәргә көч бирде. Бүген мин бәхетле. Янәшәмдә сөйгән хатыным, ике кызым бар. Булдырам, дисәң, барысына да ирешеп була. Һәркем үзенә ышанырга тиеш. Онытмагыз: безнең дә бәхеткә хакыбыз бар, – диде ул.

Аның чыгышы залда  утыручы яшүсмер егетләргә канат куйды кебек. Казанның 78 нче лицеенда белем алучы Әмир Нуриев та Рөстәм кебек булырга хыяллана. Ул максатына таба атлый инде. Шигырьләр яза, аны матур итеп укый, театр түгәрәгенә йөри. Фестивальдә «Кечкенә принц» дип аталган спектакльдән өзек күрсәтте алар. Дуслары да үзе кебек. ДЦП диагнозы булса да, тормыштан зарланмый торган егетләр. Аяклары гына тыңламый үзләренең. Икесе арбада, калганнары  кеше ярдәме белән йөри ала.  Барысын да бер хыял берләштерә – артист буласылары килә аларның!

Сәхнәдә тамашачыны таң калдырган чыгышлар булды. Арчада яшәүче 8 яшьлек Әдилә Шәфыйкованың җырлавы күңелгә үтте. Биектау районының  Дөбьяз авылында яшәүче 18 яшьлек Азамат Агадуллиндагы моң Казан урамнарына да таралды кебек.  Балтач районының Чепья авылыннан килгән Кәримә Әхмәтованың бик озын шигырьне бер дә ялгышмыйча җиренә җиткереп сөйләвенә дә куандык. Кыскасы, сәхнәдә чыгыш ясаган һәр баланың җиңүче икәнен аңлап утырдык.

Татар эстрадасы җырчылары да физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән бергә чыгып җырлады. Тамашачы Дилә Нигъмәтуллинаның арбада утыручы Тимур Фазлыев белән бергә җырлавын яратып алкышлады. Миләүшә Сафинаның сәхнәгә кызы Мәрьям белән чыгып җырлавы да сокландырды. Залда «Ватаным Татарстан» газетасында язмышлары бәян ителгән гаиләләр күп иде. Арада сөенече белән уртаклашучысы да булды. Балтачта яшәүче Рәзилә Мәхмүтованың шатлыгы эченә сыймый. Тернәкләндерү үзәгеннән кайтканнан соң кызы Рания тотынып йөрергә өйрәнгән. Өстәвенә кызы кул эше буенча җиңүче дә булган.

Шушы балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәттән башка сүз юк. Ул сүзне сәхнәдән еш кабатладылар. Бу чара концерт карап кына утыруга кайтып калмады, ул безне тәрбияләде дә.

Өйгә җәяү кайтасы килде. Күңелдә – сәхнәдә тоткан, залда утырган балалар. Иң мөһиме – бу балалар елмая белә. Тикмәгә генә кояшка тиңләмиләр үзләрен. Һәрберсенең күңелендә үз кояшы бар. Ул кояш сүнмәсен, сабыйларны саклап, яклап, җылытып торсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү