Инвалидлар ункөнлеге. Бер җылы сүз дә җитә

Алар берәүдән дә ким түгел! Үзләренә булган игътибардан да күңелләре тула күбесенең. Әллә ни күп тә эшлисе түгел: кайчак ишек ачарга булышсак, урам аша чыкканда ярдәм итсәк, юл күрсәтсәк, шул җитә дә кебек. Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә яродәм күрсәтү өчен быел федераль бюджеттан 2,7 млрд, республика казнасыннан 47,7 млн. сум акча тотылган.

Татарстанда 268 мең физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Шуның 17 меңе – балалар. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

– Безнең бурыч – бу кешеләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табып, җайлашып яшәргә, үзләренең мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итү. Шуңа күрә тернәкләндерү социаль сәясәтнең төп юнәләше булып тора, – ди министр. – Хәзерге вакытта республикада инвалидлар өчен 27 тернәкләндерү үзәге бар. Аларның 19ы – балалар, 8е өлкәннәр өчен эшли. Узган ел бу үзәкләрдә 6,6 мең өлкән кеше һәм сәламәтлекләре чикләнгән 11,6 мең балалар дәвалану узды.

Эльмира Зарипова, сабыйларның авыруларын кечкенәдән үк ачыкларга кирәк, ди. Ник дигәндә, алдан ачыкланган чирләрне дәвалау нәтиҗәлерәк. Вакытында табибка күренеп, тиешле чарасын күрүчеләр алдында сәламәт тормыш рәвешенә кайтучылар да бар икән.

– Яңа социаль технологияләр кертү инвалидларны тернәкләндерүнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Иппотерапия, кинезотерапия, Монтессориның коррекцион педагогика алымы һәм начар ишетүче балалар өчен Леонгард ысулы балалар өчен тернәкләндерү үзәкләре эшчәнлегенә кертелде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата социаль сәясәтнең төп юнәлеше профилактика чаралары булырга тиеш. Бу максаттан республикада 2019 елдан башлап иртә ярдәм күрсәтү системасы оештырылды. Узган ел мондый ярдәм 4,7 мең балага күрсәтелгән булса, 2022 елда 4,5 мең бала медицина тикшеренүе узган.

Олырак балаларны дәвалауда кыенлыклар да бар. Авыру бала үстерүче әниләр дәүләтнеке булган тернәкләнү үзәкләрендә елга ике мәртәбә генә барып булганын әйтә.  Бушлай үзәкләрдә 21 көн генә торып була. Тагын да дәвалауларын телисең икән, акча түләргә кирәк. Әти-әниләр моңа риза түгел. Тик башка чаралары да юк. Алар йә кешедән ярдәм сорап, йә үзләре акча табып, сабыйларының сәламәтлеген кайгырта. Министр да елга ике мәртәбә генә дәваланып калмаска, күнегүләрне өйдә дәвам итәргә киңәш итә. «Без теләге булган әти-әниләрне махсус курсларда укытып та чыгарабыз», – ди ул.

Быел 5 меңнән артык әти-әни баласына ярдәм итәр өчен өстәмә белем алган. Алар арасында Балтачта яшәүче Рәзилә Мәхмүтова да бар.

– Елына ике тапкыр дәваланып кайту гына җитми. Күп кенә тернәкләндерү үзәкләрендә булырга туры килде. Мин, табиблардан рөхсәт алып, кызымны дәвалауларын карап тора идем. Нинди күнегүләр эшләтәсе, массажны ничек ясыйсы. Барысын да өйрәндем. Өйгә кайткач, бер көн тик утырмадык. Кеше эшкә йөргән кебек, без үз бүлмәбезгә кереп бикләнә идек. Баламның һәр күзәнәгенә барып җитәрлек итеп сәгатьләр буе күнегүләр ясаттым. Безгә логопед ярдәме дә кирәк булды. Үзебездә андый белгеч булмагач, укып кайттым. Хәзер балам белән үзем шөгыльләнәм, – ди Рәзилә.– Кыенлыклар да очрап тора. Кайчак зур шәһәрләрдә дә арба белән кереп булмый торган җирләр бар.

Министр да «Уңайлы мохит» программасына тукталды. 2011–2020 елларда Татарстанда 921 мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт объектлары физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Бу  программа чараларын үтәүгә 2,7 млрд сум чамасы акча тотылган. Соңгы елларда күп кенә яңа төзелгән йортлар да, кибет-хастаханәләр дә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар белән төзелә.

Физик мөмкинлеге чикләнгән өлкәннәр дә читтә калмый. Кирәк кешеләр өчен сиделка хезмәте күрсәтелә. Аларны караучы якыннарын бушка укытып кайтаралар. Эшләүче инвалидларга дәүләттән  ярдәм чаралары каралган. Әйтик, үз эшен башларга теләүчеләргә 145 мең сум күләмендә акча бирелә.

Очрашуда инвалидларга тиешле тернәкләндерү чаралары һәм ял йортына юлламалар турында да сөйләштеләр. Инде хәбәр иткәнебезчә, 1 июльдән физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр үзенә кирәк-яракны, коляска, аяк киеме, тернәкләндерү чарасын электрон сертификат ярдәмендә ала. Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Фердинант Закиров сүзләренчә, быел бу сертификатны 941 кеше алган. Ул шәхси тернәкләндерү программаларыннан чыгып бирелә.

Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә игътибар зур. Сабыйлар өчен бакчалар эшли, укучылар өчен махсус мәктәпләр бар. Хәтта авыру бала үстерүче әниләргә 3–4 сәгатькә балаларын калдырып тору өчен махсус үзәкләр дә ачылган. Әлегә алар күп түгел, ә менә сабыен калдырып, үз йомышларын хәл итәргә, бераз гына ял итәргә теләүче әниләр күп икән. Казанда урнашкан үзәккә инде киләсе елның апрель аена кадәр буш урыннар юк.

3 декабрьдә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова мөрәҗәгать юллады.

Анда: «Бу мөһим дата – бәйрәм түгел. Бу – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең интеграцияләнүенә кагылышлы мөһим сорауларны чишү өчен берләшүгә сәбәп. Татарстанда махсус ихтыяҗлары булган кешеләр өчен күп эш эшләнде һәм эшләнә, ләкин республикабыз мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган һәм шәфкатьлелек хөкем сөргән толерантлык территориясенә әверелүе өчен тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Бу истәлекле көндә барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм көч-куәт телим! Без бергә. Без бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер», – диелгән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү