Бурычлы үлмәс: Дәүләт Советында акча турында сөйләштеләр

Депутатлар сессия утырышына әзерләнә. Парламент комитетлары Дәүсовет бинасында да, Татарстан районнарында да, хәтта Башкортстан җирендә дә утырышлар үткәрделәр.

7 июньдә исә Бюджет, салымнар һәм финанс комитетында республика бюджеты турында зур сөйләшү булды. «Зур» дип әйтү аңлашыла, чөнки бюджет турында закон –яшәешебезнең кай якка барасын билгели торган иң әһәмиятле документ.

Акча мәсьәләсе, гадәттә, шау-шу куптара инде ул, әмма комитет утырышы шактый тыныч узды. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, узган 2021 елны безнең өчен тотрыклы булды, дип бәяли. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бюджет керемнәре 80 млрд сумга арткан. Тупланма бюджетның керем өлешенә җыелган акча 410,9 млрд сум тәшкил итә. Шул исәптән, салым һәм салымныкы булмаган керемнәр –336,1 млрд сум.

Әлбәттә инде, иң зур салым чыганагы – нефть тармагы. Икенче урында – физик затларга салым, аннан тупланма бюджетка 98,2 млрд сум акча кергән. Керемнәрнең тагын бер чыганагы – кире кайтарылмый торган акча. Узган ел ул 75 млрд сум тәшкил иткән, 73,5 млрд сумы – федераль бюджеттан. Шунысы әһәмиятле, «Мәскәү акчасы» аерым максатлар өчен бирелә һәм алар тиешле тармакларга тулысынча җибәрелгән дә.

Комитет рәисе Леонид Якунин да бюджет үтәлешеннән канәгать иде: «Кабул ителгән барлык программалар финансланды», – диде ул. Шул ук вакытта тынычланырга ярамавын да искә төшерде. Чөнки һәр елыбыз проблемалар тудыра тора. Ул пандемия афәтен, Россиягә карата пакетлап-пакетлап кулланылган санкцияләрне күз алдында тота иде. Шулай да Леонид Якунин 2021 елны соңгы өч ел эчендә безнең өчен иң уңышлысы дип саный.

Министр Радик Гайзатуллин бу елның беренче кварталында бюджет үтәлешенә дә тукталды. Өч ай эчендә Татарстанның тупланма бюджетына салым һәм салымныкы булмаган керемнәр 34,5 млрд сум тәшкил иткән. Кире кайтарылмый торган акча – 8,1 млрд сум, шуның 6,9 миллиарды – федераль бюджеттан.

Министр, сүз уңаеннан дигәндәй, быелның 5 аенда бюджет үтәлешенә дә тукталды. Тупланма бюджетка кергән салым һәм салымныкы булмаган акча 173,5 млрд сумга җиткән.

Депутатлар бюджет акчасының чыгым өлеше белән дә кызыксынганнар иде. Министр әйтүенчә, чыгымнар кимемәячәк, барлык тармакларга акча тулысынча җибәреләчәк.

Бюджет тикшергәндә Медицина иминияте фонды эшчәнлеген телгә алмый калмыйлар бит инде. 2021 елда фонд керемнәре – 67,4 млрд сум, ә чыгымнары 67,096 млрд сум тәшкил иткән. Димәк, фонд елны профицит (336,9 млн) белән тәмамлаган. Быелның беренче кварталында фондка 20 млрд сум акча кергән, ә чыгым 13,5 млрд сум икән.

Җыеп әйткәндә, акча мәсьәләсендә хәзергә борчылырлык әллә ни юк. Татарстанның дәүләт бурычына килгәндә, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 96,6 млрд сум тәшкил итә. Аның 89 проценты федераль бюджеттан озак срокка алган кредит акчасы. Бу санны ишетү дә кәефне төшермәде, «бурычлы үлмәс» дип  юкка гына әйтмиләрдер, диюем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү