Көнбатыш округының хәрби прокуроры Артур Егиев белдергәнчә, Украинадагы хәрби махсус операциядә 600ләп “срочник” катнашкан. Аның әйтүенчә, моның өчен 12 офицерга җавап бирергә туры киләчәк.
– Көнбатыш хәрби округы мәгълүматларына караганда, хәрби чакырылыш буенча армиядә хезмәт итүче 600 ләп солдат махсус хәрби операциягә җәлеп ителгән булган. Аларның барысы да кыска гына вакыт эчендә кире кайтарылды, – дигән прокурор.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков, “срочник”ларның Украинага ни рәвешле килеп эләгүе турында Баш хәрби прокуратурадан Россия Президенты Владимир Путинга мәгълүматлар алынмады әле, дип белдергән иде.