Армиягә түгел эшкә: өтерне ешрак кая куялар?

Россия Конституциянең 59 маддәсендә әйтелгәнчә, Ватанны саклау шушы ил гражданинының бурычы. Әмма бу изге бурычны парашюттан сикермичә, кулга мылтык тотмыйча, маршбросок чапмыйча гына да кайтарырга мөмкин. Россиядә хәрби хезмәтне үтәүнең башка юлы бар. Ул альтернатив гражданлык хезмәте. Анысы хәрби хезмәттән нәрсәсе белән аерыла? Мондый төр хезмәткә эләгү авырмы?

Каршы килмиләр

Татарстанда 2021 елда альтернатив хезмәткә 30 кеше алынган. Хәер, бу сан ел да шундый түгел. Чагыштыру өчен: 2018 елда бары тик 18 кеше генә андый хезмәт юлын сайлаган. Ил буенча ел саен меңләп ир-егет бу мөмкинлектән файдалана.

Санга карасаң, әлеге төр хезмәт популярлык казана дип әйтеп булмый шикелле. Барыбер дә егетләрнең шинель киеп карыйсы, «армиядә хезмәт иттем» дигән атлы буласы килә әле. Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодинның да бу җәһәттән:

– Комиссариатлар альтернатив гражданлык хезмәтен узарга теләге булган яшьләргә каршылык күрсәтми. Нигездә, анда хезмәткәр табарга кыен булган, аз хезмәт хакы түләнгән һөнәр төрләре. Һәркем яшәү урыны буенча хәрби комиссар исеменә, чираттагы чакырылышка ярты ел кала, гариза тапшырырга хокуклы. Хәрби хезмәт узуның инануларына яки диненә каршы килүен раслаган дәлилләр китерергә кирәк, – дип әйткәне бар.

Закон нигезендә Россиянең аз санлы халыклары саналган, традицион яшәү рәвеше һәм традицион хуҗалык эшчәнлеге алып барган затларга да альтернатив хезмәтне сайлау мөмкинлеге бирелә.

Күптән түгел Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы альтернатив граждан хезмәтен узу өчен һөнәрләр исемлеген раслады. Исемлеккә 126 төрле һөнәр кергән (2021 елда – 124. – Авт.). Министрлык исемлек төзегәндә хезмәт базарындагы вазгыятьне дә исәпкә алырга тырышкан.

Шулай итеп 2022 елгы исемлек агрохимик, тынлы, халык уен кораллары һәм эстрада-симфоник оркестр артисты, тулай торакта тәрбияче, табиб-педиатр, теш табибы, концертмейстер, эпидемиолог кебек һөнәрләр белән тулыланды. Бик үзенчәлекле дип саналганнары да бар. Мәсәлән, болан караучы. Моңа өстәп курьер, аяк киемен ремонтлаучы, янгын сүндерүче, тәрбияче ярдәмчесе, торак пунктларны төзекләндерү буенча эшче, агач белән эшләү остасы кебекләре дә бар исемлектә.

– Кемдер – хәрби, ә кемдер галим, химик, инженер, артист, медицина вәкиле булыр өчен туган. Альтернатив гражданлык хезмәте хәрби хезмәткә чакырулы һәр егеткә үз юлын сайлау һәм тормышта үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Мин мондый хезмәтнең уңай якларын гына күрәм, – дип саный бу уңайдан Россия Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары, депутат Анатолий Выборный.

24 яшьлек Казан егете Наил дә (исеме үзгәртелде) – моннан берничә ел элек альтернатив хезмәт үткән кеше. «Армиядә бары тик махсус әзерлекле, чын профессиональ хәрбиләр генә хезмәт итәргә тиеш дип саныйм. Йә булмаса, килешү нигезендә. Шуңа альтернатив хезмәткә күчеп булмасмы дип гариза яздым. Комиссия минем гаризамны кире какмады. Мин почтальон булып хезмәт иттем. Эшемне намус белән, яратып башкардым, дип әйтә алам. Коллектив та шәп иде, бик ягымлы ханым-туташлар белән эшләдем. Алты көн эшләп, бер көн ял итә идем», – дип сөйләде ул.

Тарих битләреннән

1917 елның Октябрь революциясеннән соң Совет Россиясе, Бөекбритания һәм Дания белән беррәттән, үз гражданнарының намус күзлегеннән хәрби хезмәттән баш тартуга хокукын таныган беренче илләрнең берсе була. Әмма, вакыт узу белән, әлеге хокуктан файдалана алырдай затлар даирәсе шактый тарая. Ә 1939 елда, Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, СССРда альтернатив хезмәтне бөтенләй гамәлдән чыгаралар.

Андый мөмкинлекне яңадан торгызу турында СССР таркалганнан соң гына сөйләшә башлыйлар. 1993 елда, хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәте белән алыштыру хокукы бар дип, акка кара белән язалар, ягъни бу хокукны Конституциядә ныгыталар. Шуннан башлап бу юнәлештәге законнар да даими рәвештә яңарып, һөнәр һәм белгечлекләр исемлеге дә өстәлеп тора.

Хокукый нигезе

– Альтернатив хезмәткә эләгү – бик катлаулы эш, – дип кисәтә Казанның «Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукларын яклау» үзәге җитәкчесе, юрист Оксана Продан. – Иң элек, армиягә чакырылганчы, ярты ел кала (көзен чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, язын 1 апрельдән 15 июньгә кадәр уза. – Авт.) хәрби комиссариатка гариза бирергә кирәк. Тапшырылган гаризадагы дәлилләр шактый ышандырырлык булса да, хезмәткә алынырмын дип уйларга ашыкмагыз. Комиссия вәкилләре баш тартырга да мөмкин, чөнки урыннар саны чикле. Асылда, альтернатив хезмәт юлын сайлауның нигезендә дини яисә шәхси карашлар, инанулар ята. Әгәр кешенең дине кулга корал тотарга рөхсәт итми яки аның үзенең армиягә барырга теләге юк икән, ул төрле предприятиеләргә, социаль оешмаларга эшкә урнаша ала. Бу оешмаларның федераль яисә җирле хакимият канаты астында булуы мөһим.

Киез итек, шинель кию генә егеттән солдат ясамый шул әле. Асылда, альтернатив хезмәт – эшкә йөрү кебек. Аны җиңел дип уйлау да дөрес түгел. Шулай ук бу юлдан киткәннәрне армиядән качучылар дип санау да – ахмаклык. Мондый калыплашкан фикер безнең халыкта аеруча еш йөри. Ватан алдындагы бурычын берничек тә үтәмәүчеләр белән альтернатив хезмәтне сайлаучылар арасында аерма юк түгел.

Бу хезмәтнең үзенчәлекләрен барлыйк.

Альтернатив гражданлык хезмәте хәрби хезмәткә караганда ике тапкыр озаграк дәвам итә – 21 ай. Бу вакыт аралыгына өстәмә яллар, шул исәптән юлга киткән вакыт, эшкә килми калулар, шулай ук арест астында үткәрелгән вакыт керми.

Эш урынын хәрби комиссариат билгели. Эшне калдырырга, яисә хезмәтне ташлап китәргә рөхсәт юк. Югыйсә җинаять җаваплылыгы яный (Россия Җинаять кодексының 328 маддәсе).

Хезмәткәр булгач, димәк, хезмәт хакы да түләнә, эш стажы да языла дигән сүз. Буш вакытта белем алу мөмкинлеген берәү дә тыймый. Альтернатив хезмәт юлын үтүче егет Ватан алдындагы бурычын Россия Хезмәт кодексы нигезендә кайтара. Ягъни хезмәткәр буларак, хокуклары да яклана дигән сүз. Закон нигезендә, аның эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән артмаска тиеш. Калган вакытын ул ирекле файдалана.

Хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштыру гаризасын нинди очракта кабул итмәскә мөмкиннәр? Бердән, гариза бирү вакытын бозган яки чакыру комиссиясенә ялган мәгълүматлар күрсәткән  очракта. Сәбәпсез генә комиссия утырышына килмәгән өчен дә егетне сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Кемнәр армиягә бармый?

Хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү түбәндәге затларга бирелә:

– әгәр ир-егет авыру туганының даими караучысы саналса (закон буенча авыруны карарга тиешле башка затлар булмаган очракта);

– балигъ булмаган бертуган абыйсы яки апасының опекуны булып торса (башка затлар булмаган очракта);

– баласы булса һәм аны баланың анасыннан башка тәрбияләсә;

– ике һәм аннан да күбрәк баласы булса;

– өч яшькә кадәр инвалид балалары булса.

Хәрби хезмәткә чакырылудан азат итү мөмкин:

– сәламәтлегенә бәйле рәвештә хәрби хезмәткә яраклылыгы чикле дип табылган;

– хәрби хезмәт яки альтернатив гражданлык хезмәте узучы яисә инде узган зат;

– Россия халыкара килешүендә каралган очракларда хәрби хезмәтне башка дәүләттә узган кешеләр.

Фикер

Евгений Кабыш, Әфганстандагы сугыш инвалидларының иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе:

– Бәхеткә, армия хезмәтеннән качып калырга теләүчеләр саны азайды. Соңгы 10 ел белән чагыштырганда аеруча. Хәзер бер ел хезмәт итәләр, шартлар да, технологияләр, корал да – башка. Армия бөтенләй бүтән. Егетләрнең дә акыллылары, белемлеләре кирәк. Күпләр хезмәт юлын узганнан соң, килешү төзеп тә кала.

Альтернатив хезмәткә дә барысы да бара алмый бит. Аның билгеле бер кагыйдәләре, таләпләре бар. “Мин шулай телим” дип кенә булмый. Шартлары үтәлгәндә, нигезле булганда, альтернатив хезмәт мөмкинлеген хуплыйм. Андыйлар да бик кирәк.

Ватанга бурыч кайтару дигән сүз юк. Һәр ир-егет армиядә хезмәт итәргә һәм Ватанын сакларга тиеш ул. Соңгы арадагы вакыйгалар үз теләкләре белән хәрби хезмәткә алынучылар күплеген дә күрсәтте.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү