2 июньдә 21 сәгать 59 минутта янгын частена Арча станциясе Коммуна урамы 28 йорт яна дигән хәбәр килә.
Бирегә янгын сүндерү машиналары бара. Йортның түбәсе һәм йортның обшивкасы яна. Шулай ук сарайның түбәсе һәм өлешчә эче дә яна. Бу турыда «Арча хәбәрләре» яза.
Электр җиһазларын монтажлау кагыйдәсен бозу сәбәпле янгын килеп чыккан дигән фараз бар, диелә хәбәрдә.