Саклаучы да, яклаучы да сез!

Ватанпәрвәрлек – гаилә тәрбиясеннән, әти-әнигә хөрмәт хисеннән башлана. Нурлат шәһәрендә яшәүче Ирина Алексашкина әнә шул фикердә. Берьюлы ике улын хәрби хезмәткә озатып көтеп алган әни кеше уллары белән горурланып туя алмый. Игезәк уллары Михаил белән Григорий Севастополь шәһәрендә һава-космик көчләр гаскәрендә хезмәт итеп кайткан.

«Улларыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булдылар. Эшне кызныкы-малайныкына бүлмәделәр, безгә һәрчак ярдәм иттеләр. 9 сыйныфтан соң техникумга укырга кергәч тә, армиягә барырга карар кылдылар. Армиядән соң тагын да ныгып, чын ир-ат булып кайттылар. Хәрби хезмәтне әле дә сагынып искә алалар. Прапорщиклары белән гел аралашып, элемтәдә торалар», – дип сөйләде Ирина ханым «ВТ» хәбәрчесенә.

Ватанны саклаучылар бәйрәме якынлашкан көннәрдә мондый хатирәләр аеруча яңара. Буй җиткән лачындай улыңның ил сагына китүе бер горурлык булса, аның исән-сау хезмәт итеп кайтуы икеләтә куаныч. Киткәннәрнең хәлен исә көткәннәр генә белә. Арча районының Күпербаш авылында яшәүче Лилия Мөхәммәтҗанованың улы Ранил дә бу көннәрдә Ватан сагында. Егет Ростов-Дон шәһәрендә хезмәт итә.  «Үз малаең армиягә киткәч, хәбәрләрнең яхшысы да, начары да колакка керә икән ул. Начарларын йөрәккә якын алмаска тырышабыз. Барысы да яхшы була күрсен. Улыбыз программист белгечлеге буенча Арча педагогия көллиятен тәмамлады. Дипломын яклауга ук үз теләге белән армиягә китте. Дипломын әтисе белән барып алдык. Җитмәсә, ул көнне икебезнең дә туган көн иде. Улыбыз безгә шундый бүләк ясады», – дип искә алды ул көннәрне Лилия ханым.

Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, Ватанны саклау төшенчәсенең асылын да бу җаваплы эшне үз җилкәсендә башкарып караган кеше генә төптән күзаллый. Күптән түгел армия сафларында хезмәт итеп кайткан баянчы, музыкант Ильяс Фәрхуллин да әнә шундый батырлар сафында. Мәскәү өлкәсендә Хәрби диңгез флоты карамагындагы элемтә гаскәрендә хезмәт иткән ул. «Армия – чын ир-егет булып кайтырга, алдагы тормышка план корырга, үз-үзеңне аңларга өйрәтә торган җирләрнең берсе. Хәрби хезмәттән күзем ачылып кайтты дисәм, ялгыш булмас. Киткәнче дә үз фикерем бар иде. Үз тормышың өчен үзең җаваплы дигән фикер канга сеңде», – ди Ильяс.

Үз героебыз кирәк

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов Ватанны саклау ир-атның гына түгел, хатын-кызның да бурычы дип саный.

– Ни өчен бу урында гүзәл затларны да телгә алдыммы? Хатын-кыз да хезмәт хакы ала, аннан салым тотыла, шуның 1–2 проценты оборона тармагына китә. Димәк, илне саклауга гүзәл затлар да үз өлешен кертә, – ди ул.

Алмаз Борһанов яшьләр арасында ватанпәрвәрлек тәрбияләү эшен дә нәкъ менә шушы Ватанны саклауның һәркайсыбызның бурычы икәнлеген аңлатудан башлау яклы:

– Туган җир һәркемгә кадерле. Аны һәрберебез сакларга тиеш. Бүген яшьләр аны аңлап кына бетерми. Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет аша да алып барылырга тиеш. Хәзерге вакытта безнең балалар ни ир кеше, ни хатын-кыз булмаган сәер затларга мөкиббән китеп, аларның җырларын тыңлап мәш килә. Ә бит аларга үрнәк итеп куярлык күпме геройларыбыз бар. Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфган сугышында катнашкан батырлар дисеңме. Әнә шуларны күтәреп, аларны үрнәк итеп куярга кирәк.

Арабызда чын ир-атларның булуына да сөенә ул. Бүген 150дән артык Арча егете Ватан алдында изге бурычын үти. Алар барысы да армиягә үз теләге белән киткән. «Үз теләге булмаган кешене армиягә җибәрмәскә тырышам. Ник дигәндә, ул командирга да, минем башка да тимер таяк кына булачак», – ди Алмаз Борһанов.

Гаиләдән башлана

Ватанны саклау  элек-электән ир-егетнең изге бурычы санала. Дөрес, соңгы елларда бу төшенчәгә мөнәсәбәт шактый үзгәрде. «Левада» үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләрен генә алыйк. Җавап бирүчеләрнең 16 проценты үзенең ватанпәрвәр түгеллеген әйткән. Тикшерүдә катнашучыларның күпчелеге исә (82 проценты) үз иле белән горурлануын, аны якларга, сакларга әзер булуын белдергән. Дөрес, соңгы арада көндәлек тормышыбыз да Ватанны саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын раслап кына тора.

Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы, «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» иҗтимагый төбәк оешмасы рәисе Артем Кузнецов Ватанны саклау төшенчәсенә карата мөнәсәбәт үзгәрүенең төп сәбәбен ватанпәрвәрлеккә игътибар кимүдә күрә.

– Безнең заманда һәр нәрсәнең нигезендә ватанпәрвәрлек ята иде. Хәзер моңа игътибар азайды. Бүген аның белән беркем шөгыльләнми диярлек. Кызганыч, безнең балаларны да, аларның дөньяга карашын да интернет тәрбияли, – ди Артем Кузнецов.

Безнең илнең төп дошманы дип демографиянең елдан-ел начарлануын, халык саны кимүне атый ул. Бүген илне нәкъ менә шушы афәттән сакларга кирәк дигән фикердә.

– Балага ватанпәрвәрлек хисе иң элек гаиләдә сеңдерелергә тиеш. Моның өчен эшне үзеңнән башларга кирәк. Ватанпәрвәрлек төшенчәсе хәрби хезмәт белән генә чикләнми бит. Үз илеңне ярату – аның халкын, традицияләрен, әйләнә-тирәне ярату дигән сүз. Балаларыңа әнә шуны күрсәтеп гомер итә алсаң, алар да сине кабатлап, шулай ук яшәячәкләр. Ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү өчен илдәге социаль-икътисади вазгыятьне дә җайга салырга кирәк. Күреп торабыз: бәяләр арта, хезмәт хаклары үзгәрешсез кала. Соңгы унбиш ел эчендә торак бәяләре ун тапкыр артты. Ул вакыт эчендә беребезнең дә хезмәт хаклары ун тапкыр артмады бит. Киресенчә, илдә кредитын түли алмаучылар, банкротлыкка чыгучылар күбәйде. Бу мәсьәләне хәл иткәндә әнә шуларны да уйларга кирәк, – ди Артем Кузнецов.

Малай да еласын

Ир-егет – ил тоткасы, ди халык. Илнең генә түгел, тормышның тоткасы булырлык көчле зат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Яклаучы, саклаучы, терәк булырдай чын ир-атны ничек тәрбияләргә? Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова фикеренчә, ир баланы кечкенәдән җаваплылыкка өйрәтергә кирәк.

– Ул үз эше, гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәнсен. Үзенә нәрсә кирәген төгәл белсен. Шундый малайлар кыю, максатчан ирләр булып үсә дә инде. Баланың сәләтләрен вакытында күреп алып, аны үстерә белергә дә кирәк. Ир кешенең физик һәм рухи сәламәтлегенә физик активлыкның йогынты ясавын да онытмагыз, – ди белгеч.

Психолог ир бала тәрбияләгәндә замана ата-аналары ясаган иң төп хаталарны да искәртте. Шулар арасында иң киң таралганы – чамадан тыш кайгырту. «Күп кенә ата-ана баланың, бигрәк тә улларының чыр-чу килеп уйнауларыннан курка. Ә бит бала шул рәвешле дөньяны танып белә. Пычракны тотып, күлләвектә батып карап кына аларның нәрсә икәнен аңлый ала ул. Шуңа күрә мондый вак-төяк мәсьәләләрдә аңа ирек бирергә кирәк», – ди психолог.

Чулпан Нигъмәтҗанова малайларга кыю, максатчан, чын ир-ат булып формалашырга комачаулаган тагын бер тәрбия хатасын атый. Монысы балага «син малай кеше, елама, түз» дияргә яратучылар игътибарына. «Ир бала да – тере җан иясе. Ул да башкалар кебек ук борчыла, шатлана, ачулана, кирәк икән, елап та җибәрә ала. Аның хис-кичерешләренә киртә куймагыз. Киресенчә, ир баланы уй-кичерешләрен күрсәтергә өйрәтергә кирәк. Статистикага күз салсак, бик күп кенә ирләр инфаркт, инсульттан үлә. Бу, нигездә, көчле затларның эмоцияләрен күрсәтә белмәү нәтиҗәсе», – ди психолог.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү