«Мәктәптән китәргә, техникумга барырга кушалар»: укытучының, унга калмагыз, дип әйтергә хакы бармы?

«Мәктәптән китәргә, техникумга барырга кушалар». Уку елы ахырында ел саен әнә шундый хәбәрләр ишетәбез. Укытучының көчсез укучыларга, унга калмагыз, дип әйтергә хакы бармы? Әллә һөнәр сайлавың яхшыракмы? Быел республикада 9 нчы сыйныфны 40 меңнән артык укучы тәмамлый. Белгечләр, мәктәптә калучылар күбрәк булыр, дип фаразлый.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, ел саен 9 нчы сыйныф укучыларының яртысыннан күбесе техникум, көллиятләргә укырга керә. Быел да искәрмә булмаячак. Әмма төгәл саннарны августта уку йортларына гаризалар кабул итү төгәлләнгәч кенә белә алачакбыз. Ә без язмабыз белән унынчыга кабул итүдә бәхәсләр булмасын өчен, алдан искәртергә булдык.

Солдат шинелен кигәнче

Ата-аналар җыелышларында укытучылар унынчы сыйныфка калу-калмау мәсьәләсен кузгата башлаган инде.

– Минем кызым әле 8 нче сыйныфта гына укый. Әле алда бер ел вакыт булса да, сыйныф җитәкчесе җыелышта начаррак укыган балаларның әти-әниләренә төрттерә башлады инде. Һөнәр сайларга киңәш итә. Алда бит – БДИ, – ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Гүзәлия Галиәкбәрова. – Әти-әниләр дәшмичә калмады. «Ә сез, беләсезме соң, хәзер техникумны тәмамлауга ук егетләрне армиягә алып китәчәкләр. Бернинди кичектерү булмаячак. Шуңа күрә 11 нче сыйныфтан соң вузга укырга керү ягын карарга кирәк», – дип әйтүчеләр дә булды. Шуннан соң укытучы сүзне икенчегә борды.

Нурлат районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина да, унга калучылар күбрәк булыр, дип фаразлый. Әмма әлегә күпмесенең китәсе яки каласы билгеле түгел. Гадәттә, моңа кадәр техникумга китүче 9 нчы сыйныф укучылары 40 процентны тәшкил иткән. Быел районда тугызынчылар саны – 613. Узган елга караганда 100гә күбрәк.

– Балалар калса, без барысын да унга кабул итәр идек. Калсалар, бик шат. Әмма китәселәре килә, чөнки БДИдан куркалар. Безгә Самара якын булгач, шундагы техникумнарны сайлыйлар. Анда укырга керү җайлырак, диләр. 9 дан гына түгел, 11 нче сыйныфтан соң да республикадан читкә китәләр, – ди Алсу Рәхмәтуллина. – Быел профильле сыйныфларны күп ачтык. Авыл мәктәбендәгеләр дә аерым программа буенча шөгыльләнергә мөмкин. Андый сыйныфларга тест нәтиҗәсе буенча кабул итәбез. Бу белем дәрәҗәләрен белү өчен кирәк. Мин балаларны техникумнарда гына укысыннар димим.

«Өч литрлы банкага биш литр су сыймый»

Әлмәт районының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Галия Урманова әнә шулай ди. Аның фикеренчә, әти-әниләр балаларының мөмкинлекләрен белергә тиеш. Бәлкем, ул балага ике елын мәктәптә бушка сарыф итмичә, һөнәр сайларга кирәктер. Ике кулына бер эш булыр иде. Районда 9 нчы сыйныфны 2235 бала тәмамласа, шуларның яртысы техникумнарга китәчәк.

– Унынчы сыйныфка кабул итү кагыйдәсе бар. Прокуратура да мәктәпләрдә шартлар булырга тиеш дигән таләп куя. Профильле сыйныфлар ачтык. Әти-әниләр безнең идарә сайтына кереп, ул юнәлешләр белән таныша ала. Шуңа карап, 10 нчыда уку өчен үзләренә туры килгән мәктәпне сайлый алалар. Балага уку бирелми икән, монда мәктәпне генә гаепләп булмый. Бүген югары белем алучыларның шактые эшсез. Күбесе әти-әнигә диплом кирәк булганга укыган. Шуңа күрә әти-әниләр, табиб яки башкасы бул, дип, үз фикерләрен такмасын иде, – ди Галия Урманова.

Төрле районда  вазгыять төрлечә. Минзәлә районында быел 9 нчы сыйныфны 285 укучы тәмамласа, шуларның 98е унынчы сыйныфка барырга җыена. Калганнары һөнәр сайларга теләк белдергән.

Укытучылар ни ди?

Рифат Бәдретдинов Апас районының Морзалар мәктәбендә физика укыта. Директор вазыйфасы да – аның җилкәсендә.

– Бездә 66 бала укый. Быел тугызны 13 укучы тәмамласа, алтысы унга калачак. Алар «отличник»лар гына түгел, арада начар укучылар да бар. Сез бит начар укыйсыз, дип каршы килмибез. Авыл җирендә 9 нчы сыйныфтан соң каядыр читкә чыгарып җибәрү кыенрак. Алга таба баланың нинди дә булса юнәлеш буенча сәләте ачылачак. 10–11нче сыйныфка калучылар профильле сыйныфларда укырга һәм югары уку йортына керү теләге булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, мәктәптә калу өчен яхшы укырга кирәк, – ди ул.

Рифат Бәдертдинов фикеренчә, хәзер балалар техникумда һөнәр алып, акча эшләү турында уйлый башлады. Элек алай түгел иде. Вуз бетереп, эш таба алмыйча йөрүнең нигә кирәге бар?

Казандагы 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров фикеренчә, техникум, көллиятнең файдасы зур. Педагогик көллият, аннан вуз тәмамлаучылардан иң яхшы укытучылар чыга. 10 нчы сыйныфка укырга яраткан, фән белән кызыксынган балалар калырга тиеш. Берничә генә «өчле»се булу куркыныч түгел. Табигатьтән бирелгән сәләте юк икән, техникумга китә ала.

– Көчле укучылар калса яхшырак, чөнки алда БДИ бар. Бөтен фәннәрдән «3ле»гә укучылар, аннан да начаррак укучылар һөнәр алсын. Автослесарь, ташчы, юл салучылар бөтен җирдә кирәк. Аларның хезмәт хакы да әйбәт, – ди Роберт Мансуров.

Кире бормаска!

Казан инновацион университет проректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Дания Әхмәтова әйтүенчә, хәзер балаларны 10 нчы сыйныфка сайлап кына алалар. Кайвакыт 3–4 билгеләренә укыганын да кабул итмиләр. Андый конкурслар уздыру дөрес түгел. Закон буенча «3ле»гә укыган баланың да урта белем алырга хокукы бар.

– Махсус мәктәп булса аңлыйм әле, гадәтиләре кабул итәргә тиеш. Директорларга берәү дә җәза бирми, – ди Дания Әхмәтова. – Әлеге хәл БДИ кертелгәч башланды. Әгәр мәгариф түрәләре мәктәпләргә имтихан күрсәткечләре буенча бәя бирмәсә, алай булмас иде. Бу бит директордан гына тормый, Мәскәүдән үк килә. Алар мәктәпләрне имтихан күрсәткечләре белән чагыштыра. Директорлар начаррак укыган балалар БДИны начар тапшырыр яки бөтенләй тапшыра алмас дип борчыла. Монысы – бер сәбәп. Икенчесе – тәрбия мәсьәләсе. Хәзерге яшьләр төрле субкультураларга да кереп китәргә мөмкин. Андыйларны мәктәптән тизрәк чыгарып җибәрергә тырышалар, чөнки тәрбия эшен алып барасылары килми. Директорлар, кызганыч, педагогиканы үзләре дә белеп бетерми. Мин директор булып эшләгәндә, башка мәктәпләр 10га кабул итмәгәннәр безгә килеп, укуын дәвам иттерде. Алар арасында тырышып укып, түрә булганнары да бар. Балаларны якларга кирәк.

Белеп тор!

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы:

«Мәгариф турында»гы федераль законда һәркем урта белем алырга хокуклы һәм ул бушлай диелгән. Шуның нигезендә мәктәп директорлары 10нчы сыйныфта укырга теләүчеләрне кабул итәргә тиеш. Ә профильле сыйныфларга алганда, 10 нчы сыйныфка укучыларны кабул итү турындагы нигезләмә бар. Күпчелек очракта әлеге өстенлектән профильле фәннәрне «4» һәм «5ле» билгеләренә тапшыручылар, олимпиадаларда җиңүчеләр файдалана.

Шуның белән беррәттән республиканың барлык районнарында универсаль уку планы (профильсез укыту) тормышка ашырыла торган мәктәпләр җитәрлек. Мәктәпкә кабул итүдән буш урыннар булмаганда гына баш тартырга мөмкин. Урын булмаганда, үзегез яшәгән районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фикер

Арман Костанян, «Ел укытучысы 2023» республика бәйгесе җиңүчесе:

Сорау актуаль. Иң элек унынчы сыйныфка калучылар ник көчсез дигән сорауга җавап бирәм. Беренчедән, тугызынчы сыйныфка кадәр белемне тиешенчә биреп җиткерә алмаганнар. Икенчедән, әлеге укучылар техникум, көллиятләр турында белеп җиткерми. Моңа борчылырга кирәк. Кая барырга белмичә аптыраганнан мәктәптә кала. Укучының унынчыга җиткәч кенә көчсез булуын аңлау – үзе бер проблема. Бу мәсьәлә 5–7 сыйныфта ук хәл ителергә тиеш. Көчсезрәкләрнең белемен арттырырга, көчлеләрнекен тирәнәйтергә кирәк. Хәзер бер генә профессиядә озак эшләмиләр, яшьләр үзләрен төрле өлкәләрдә сыный. Иң мөһиме – үзләре яраткан эш белән шөгыльләнсеннәр. 11не тәмамлаганда уку йортын, БДИ баллы кая җитә, шунда керәм, дип сайламасыннар иде. Менә бу хәлдән качарга кирәк.

Галина Ахмерова, «Дарвин» заманча белем бирү мөмкинлеген үстерү фондын оештыручы:

– Хәзер мәктәпнең уңышы беренче чиратта укучыларның БДИ тапшыру рейтингы белән билгеләнә. Мин моны, әлбәттә, дөрес дип санамыйм, тик аларның теләген аңлыйм. Шул ук вакытта авыл мәктәпләрендә директорларның һәр укучы 10 нчы сыйныфка барсын өчен көрәшкәннәре дә бар. Укучының көллияткә түгел, унга калуының башка сәбәпләре дә булырга мөмкин. Әйтик, урта махсус белемнең дәрәҗәсе бөтен җирдә дә тигез түгел. Менә шуны күтәрү буенча эшләргә кирәк. Кая укырга баруны ачыкламау да – мәктәптә калырга бер сәбәп. Кемдер тизрәк укып бетереп, эшкә урнашырга, егетләр армиягә барырга тели.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү