Бала – бер, һөнәрләр – мең. Һөнәр сайлаганда мәктәп баласына дөрес юнәлешне ничек күрсәтергә?

Уңга барасымы, сулга борыласымы? Тиздән күпләргә, аерым алганда, ата-аналарга һәм балаларга шул сорау белән очрашырга туры киләчәк. Казанда яшәүче Насретдиновлар инде җавабын эзли башлаган. Олы кызлары мәктәпне тәмамлый быел. Әнисе – табиб, әтисе – укытучы итәргә, әби-бабай башка һөнәр иясе итеп күрергә тели аны. Кызның хыялы исә бөтенләй башка. Туры юлда таш булып яткан тагын бер нәрсә бар: бу мәктәп баласының санап үткән барлык һөнәрләргә дә сәләте җитәрлек. Киләчәк хәл ителгәндә, ничек ялгышмаска соң? Әнине тыңлыйсымы, күңел кушканны сайлыйсымы?

Кызларга – иҗат, егетләргә – спорт

Насретдиновлардагы хәл һәр гаиләдә дә күзәтелми, билгеле. Бөтен бала да «вундеркинд» түгел. Кайсылары укуын, гомумән, дәвам иттермәскә дә мөмкин. Кемдер, кызыл аттестатлы, медальле булып та, югары уку йорты турында хыялланмыйдыр да, бәлки. Һәм бу, заманасына күрә, табигый да! Акча да булсын, хезмәте дә авыр булмасын. Бу хакта бала гына түгел, кем дә хыялланадыр!

«Профилум» компаниясе оештырган сораштыруга күз салыйк. 7–9 сыйныф укучыларының кызыксынуларын өйрәнгән алар. Психологлар нәкъ тә шушы яшьтә баланың шәхес буларак формалашуын әйтә.

(аерып бирергә) 7–9 сыйныфларда укучы кызларга иҗади профессияләр кызыклы икән. Әйтик, биюче, җиһаз дизайнеры, веб-дизайнер, кондитер. Бу юнәлешне сораштыруда катнашучыларның 15 проценты сайлаган. 7 нче сыйныфта укучы кызларның кызыксынулары рәтенә тагын юриспруденция (6,1 процент), медицина (6 процент) керә. 8 нче сыйныфтагылар да күбрәк юриспруденция һәм менеджмент турында уйлый. 9 нчы сыйныфта бу исемлеккә IT тармак та килеп кушыла (4 процент).

(аерып бирергә) Егетләргә килгәндә, алар өстенлекне спорт һәм IT юнәлешкә бирә икән. 7 нче сыйныфта укучы ир-малайларныңң 15,2 һәм 17 проценты шушы тармакларны үз итүен әйткән. 8–9 нчы сыйныфта исә спортка кызыксыну кими башлый, алгы сафка IT индустрия чыга. Малайлар арасында автомеханик, эретеп ябыштыручы, пешекче кебек һөнәрләрне атаучылар да булган (якынча 5 проценты). Аеруча популяр һөнәрләр рәтендә исә – программист, тренер, эшмәкәр, спорт хөкемдары.

Югары уку йортына керергә ниятләгән 2023 елгы чыгарылыш укучыларыннан да сораштырганнар. Гадәттәгечә, медицина өлкәсе – хыялдагы һөнәрләрнең беренчелегендә. Аны сораштыруда катнашкан балаларның 25 проценты сайлаган. Гуманитар һәм социаль өлкә – икенче урында (18 процент). Аннан IT (16 процент), идарә һәм икътисад (12 процент), белем бирү (10 процент). Куркынычсызлык саклау һәм хәрби өлкәне сирәк сайлыйлар (3 процент). Спорт һәм хезмәт күрсәтү тармаклары да популяр түгел (2 һәм 1 процент).

Шелтәсез тәрбия. Бәгырь җимешләрен сүгәргә ярыймы?

«ТикТок»мы, вузмы?

Һөнәр сайлар алдыннан балаларга махсус тест узу, яшеренеп яткан сәләтләрен ачу, ярылып ятканнарын көчәйтү, кайсы тармакларга хирысрак булуын ачыклау өчен мөмкинлекләр җитәрлек хәзер. Кайбер ата-аналар балаларын махсус үзәкләргә алып килеп тикшертә дә. Түләүле хезмәт инде бу, билгеле.

Коуч, «Территория Мы» республика интеллектуаль-психологик лагере психологы, профориентация буенча белгеч Карина Вилдановадан һөнәрләр дөньясында ничек адашмаска икәнен, йөрәк белән акыл кушканны тыңлау файдасы турында сораштык. Ул да – үсмерләрнең «телим», «теләмимнәрен» өйрәнүче.

– Һөнәр сайлаганда күп факторлар исәпкә алына. Болар баланың кызыксынуы да, аның шөгыльләре дә, характеры, тормыш рәвеше, ата-анасының тәрбиясе дә. Миңа консультациягә килгәннәрдән ата-анасы, әби-бабасының кем булып эшләве турында да сорашам хәтта. Кайбер очракларда һөнәр буыннан-буынга тапшырыла торган була. Гаиләдә куелган таләпләр үсмернең сайлавына комачау итәргә йә, киресенчә, уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Иң мөһиме – баланың көчле якларын ачыклау. Моның өчен аның шәхес тибын, фикерләү рәвешен белергә кирәк, – ди Карина Вилданова.

Балаларының һөнәр сайлау этабы җиткәч, ата-аналарга тынычлык сакларга кирәк, дип киңәш итә белгеч.

– Еш кына ата-аналар һөнәри мөмкинлекләрне ачыкларга бик аз вакыт калгач киләләр. Ә мәктәптә балалардан имтихан тапшыра торган фәннәрне тизрәк сайлауларын таләп итәләр. Бу вакытта паника башланырга мөмкин, – ди ул. –Мәктәптә яратып укыган фән баланың киләчәген билгели дигән сүз түгел әле. Мәсәлән, ул химияне яхшы белә, ди. Әмма бу әле безнең каршыда булачак табиб яисә химик басып тора дигәнне аңлатмый бит. Шуңа күрә үсмернең психотибын һәм максатларын өйрәнү мөһим.

Карина Вилданова әйтүенчә, һөнәрләр дөньясы турында мөмкин кадәр иртәрәк сөйләшә башларга кирәк. Моны балачактан ук башлау хәерле. «Космонавт булам» дисәләр дә, канатларны кисәргә ашыкмыйк, «бу юньле һөнәр түгел» дип, бәя бирмик. Ата-аналарга киңәш шул: профессия турында балалар белән берлектә фикер алышсыннар, фантазияне эшкә җиксеннәр. Иң мөһиме – ни өчен бу өлкәнең балада кызыксыну уятуын ачыкласыннар. Бу һөнәр турында ул кайдан белгән? Бу мәсьәләне тирәннән аңларга ярдәм итәчәк», – ди профориентолог.

Дәрес ул  –  «ТикТок» түгел

Замана баласының хыяллары да заманча бит әле аның. Көннәрдән бер көнне үсмер: «Вуз кирәк түгел, «тиктокер» булам!» – дисә? Әти-әнигә бәгырь җимешенең мондый «һөнәр» сайлавын кабул итү җиңел бирелмәс бит?

– Социаль челтәрләр барыбызның да, шул исәптән үсеп килүче буынның да тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Әлбәттә, «тиктокер» булам дигән сүзнең ата-анага аяз көндә яшендәй тәэсир итүе ихтимал. Нишләргә соң? Иң элек – тәнкыйтьләмәскә, баланың кызыксынуларын кимсетмәскә. «Юньле нәрсә түгел», «файдасыз шөгыль» дигән сүзләрдән качарга. Әлеге дә баягы сүз: бу өлкә аны нәрсәсе белән кызыктырган, җәлеп иткән? Дан казанумы? Ирекле булумы? Җиңел акчамы? Асылда, үсмерләр бик акыллы, без аны аңлап бетермибез генә. Алар да бу дөньяда үз урынын эзли, – ди белгеч. – Әгәр дә бала ирек турында хыяллана икән, бу ирекне тагын кайдан алып буласын аңлатырга мөмкин. Аның бу ихтыяҗын тагын нинди һөнәрләр канәгатьләндерә ала. Акча турында хыяллана икән, сорау туа: тагын ничек акча эшләргә мөмкин? Ә бу акчаны ул нәрсә өчен тотарга җыена?  Яшүсмергә аңлату кирәк. Әйтик, дан казанырга тели икән, бер мизгелдә бу  хиснең юкка чыгуын дәлилләп була. Мәсәлән, интернет мәйданчыгы теләсә кайсы вакытта ябылырга мөмкин, ул чакта син нәрсә эшләячәксең, синең өстәмә «Б», «В», «Г» планы бармы? Ата-ананың һәм, белгечләр буларак, безнең бурыч – теге яки бу һөнәрнең кире ягын да күрсәтү, уңай якларын да, кимчелекләрен дә җиткерү. Һәрбер эштә дә бар алар. Иң мөһиме – «плюс»лар «минус»лардан артыграк булсын.

Сер түгел, югары уку йорты дипломы булган, әмма хезмәт базарында урын таба алмаган белгечләр саны арта бара. Бер карасаң, бу норма саналган күренеш түгел. Әмма, Карина Вилданова әйтүенчә, хәзерге җәмгыятьтә «норма» төшенчәсе конкрет түгел.

– Мәктәптән соң – уку йортына, аны бетергәч, эш табарга һәм картайганчы шунда эшләргә дигән схемага күнеккән без. Әйе, әти-әниләребез, аларның әти-әниләре шулай яшәгән. Әмма тормыш үзгәрде. Бу яхшы да, начар да түгел. Хезмәт базарында үзгәрешләргә тизрәк күнегә алган, яңалыкны үзләштерә, тиз өйрәнә торган кешеләр ота. Хәзер эшкә дипломсыз да алырга мөмкиннәр. Әмма база белемнәр булырга тиеш. Хәзерге заманда синең фикерләү сәләтең, күнекмәләрең, эшеңнең нәтиҗәсе мөһимрәк. Әле моны аңлау авыр, әмма бу – чынбарлыгыбыз. Шунысын да онытмыйк: хәзер тормышыбызга ясалма интеллект кереп маташа. Кайбер хезмәткәрләрне алар да алмаштырырга бик мөмкин.

 

Балагызны нинди һөнәр иясе итеп күрергә телисез?

Малайлар

26% – IT белгеч

10% – МЧС, хәрби, көч структуралары вәкиле

9% – медицина хезмәткәре

7% – архитектура һәм төзелеш өлкәсендә

4әр % – финанс юнәлешендә, нефть тармагында

3әр % – фән, спорт, юриспруденция юнәлешләре

2% – сәясәт вәкиле

1әр % – педагогика, авыл хуҗалыгы, ветеринария, дин

Кызлар

11% – IT белгеч

6% – икътисад белгече

5әр % – спорт һәм юриспруденция юнәлешләре

4әр % – төзелеш тармагы, МЧС, көч структуралары

3% – фән юнәлеше

3әр % – педагог, нефть-газ өлкәсе белгече

2шәр % – ветеринария, матурлык индустриясе, җитештерү тармагы

1әр % – сәясәт, социаль өлкә һәм дин

SuperJob хезмәте мәгълүматлары буенча

 

КИҢӘШ

Практик психолог Зөһрә Кәримованың ата-ана һәм балага киңәшләре:

– Балага үзенең сайлавы өчен җаваплы булуын тоярга мөмкинлек тудырырга кирәк. Кем булырга тели, нәрсә турында хыяллана – иң элек шуларны белергә, үз фикереңне такмаска. Соңыннан ни өчен баланың шундый карарга килүен ачыкларга. Бала куркырга, шикләнергә дә мөмкин. Бу очракта аны нинди һөнәрләр илһамландыра, шул хакта белергә кирәк.

– Еш кына ата-аналар үзләре булдыра алмаганны балаларыннан таләп итә. Һөнәрләр очрагында да шулай. Үз ихтыяҗларыгызны балаларыгыз бәрабәренә капларга тырышмагыз.

– Күп кенә балалар инде хәзердән үк кем буласын хәл итә. Әмма үз фикерендә шикләнә. Бу очракта ата-анага баласына ышанырга гына кирәк. Бала әнә шул хисне эзли.

– Ата-ананың бу җаваплы эштә роле – юнәлеш бирү, комачауламау.

– «Нәселдә барысы да укытучы, син дә укытучы буласың» – мондый позициядән качарга киңәш итәм. Баланың «телим»нәре мөһимрәк.

– Бала югары уку йортына барырга теләмәвен әйтергә мөмкин. Бу очракта ата-аналарга хисләр белән түгел, аек акыл белән эш итәргә, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Бала белән олылар позициясеннән чыгып сөйләшү зарур.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү