Дәрес ул  –  «ТикТок» түгел

Укучыларга дәрестә укытучыны фото, видеога төшерүне тыймакчылар. Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты тәкъдим ителгән. Шул рәвешле укытучыларны укучылар җәбереннән якларга җыеналар. Тик әти-әниләр арасында моның белән килешмәүчеләр дә бар. Янәсе, бәхәсле очракларда укытучыларны җәзага тарту өчен дәлилләр калмаячак.

Видеога төшерүне туктатырга, укытырга комачауламаска! Укытучылар депутатларга шундый гозер белән мөрәҗәгать иткән. Балаларның дәрестә кызык эзләвеннән туйганнардыр, күрәсең. Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова белдергәнчә, кайчак укучылар артыгын кылана: берсе төшерергә телефонын әзерләсә, икенчесе сценарий уйлап таба, өченчесе шунда катнаша. Бу – укытучы өчен хурлык.

– Бүген бездә күп кенә нәрсәләргә әти-әниләрнең ризалыгы кирәк. Ә менә укытучыдан берәү дә сорамый. Әгәр ул рөхсәт итмәсә, дәрестә фотога һәм видеога төшермәскә тиешләр дип саныйм. Дәрес ул – «ТикТок» түгел, белем алу процессы. Әйдәгез, шул хакта онытмыйк. Сыйныфларда видеокамералар урнаштырырга тәкъдим иткәндә, әти-әниләр каршы чыга. Димәк, балаларны рөхсәтсез төшерергә ярамый, ә укытучыларны ярый? Без хәзер әлеге проблеманы юридик яктан хәл итү ягын эзлибез, – ди Ольга Казакова.

Superjob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Дәүләт Думасына кертелгән әлеге тәкъдимне укытучыларның 80 проценты хуплаган. Әти-әниләрнең исә яртысыннан артыграгы педагогларны камерага төшерүгә каршы. Шул ук вакытта килешмәүчеләр дә бар: андыйлар – 24 процент. Ни өчен дигәндә, бәхәсле очрак килеп чыкканда, укытучыны җәзага тартып булмаячак. Соңгы вакытта укытучы белән укучы арасында дорфалыклар, аңлашылмаучанлыклар турында еш ишетеп торабыз бит. Әти-әниләр шуңа борчыладыр, мөгаен.

Алабуга районының Олы Шүрнәк мәктәбенең ОБЖ, физкультура укытучысы Илгиз Сәлимов әйтүенчә, үзеңне телефонга төшерерлек гамәл кылмаска кирәк.

– Мин бала-чаганың укытучыны камерага төшерүенә каршы. Бер караганда, укытучы үзе дә телефон кулланмаска тиеш. Быелгы уку елыннан, балаларга дәрескә телефон алып керергә ярамый, дигән тәкъдимнәр булды. Тик ул сүздә генә калды. Без ярамый дип кисәткәндә, укучылар, кайсы законда язылган, диләр. Әгәр алып керә икән, ниндидер җәзасы булырга тиеш. Хәзер дә алып килүне дәвам итәләр. Без аларга каршы бер нәрсә дә куллана алмыйбыз, – ди Илгиз Сәлимов. – Дәресемне видеога төшергәнне күргәнем юк. Бәлкем, яшертен генә төшерәләрдер, белмим. Интернетка куярлык вакыйгалар һәм сәбәпләр булмады. Хәзер бит яшерен камераларны теләсә кайсы җиргә беркетеп төшерергә мөмкин. Теләгән бала әллә нинди хәйләсен табачак. Укытучыны түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләрен, табибларны да камерага төшерәләр. Моны бер дә матур күренеш дип әйтеп булмый. Элек укытучыны бөтенебез тыңлады. Башка «указка» да төште, ачкычлар да очты. Беркем дә аның белән бәхәсләшмәде, өенә кайтып, аны гаепләмәде. Укырга килгәнсең икән, камерага төшереп йөрисе түгел.

Бу уңайдан Республика мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзлар берлеге рәисе Юрий Прохоровның да фикерен сораштык.

Аның фикеренчә, укучыларның кулыннан телефонны тартып алып проблеманы хәл итеп булмый. Балаларны тәрбияләргә, дәрестә игътибарын читкә юнәтмәсен өчен кисәтергә, аңлатырга кирәк.

– Дәресне видео, фотога төшерүне тыю яхшы вариант. Ни өчен дигәндә, укытучыларга белем бирүгә берни дә комачауламаска тиеш. Күзәтүнең башка формалары да бар. Әйтик, элек директор, урынбасарлар дәресләргә йөри иде. Бу – укытучыга методикасын анализларга, чарларга үзе бер ярдәм. Менә бу контроль дә җитә һәм педагогларга файдалы иде ул. Шуңа кайтырга кирәк, – ди Юрий Прохоров.

Әгәр закон проектын хупласалар, фотога бары мәктәп җитәкчелеге рөхсәте белән генә төшереп булачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү