Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы параллель импорт исемлегенә 12 автомобиль маркасын керткән

Исемлеккә Renault, Ford, Kia, Mazda, Hyundai, Genesis, Dacia, Citroen, Opel, Peugeot, Isuzu, Hino кебек компанияләрнең машиналары кергән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы параллель импорт исемлегенә 12 чит ил маркасы автомобилен керткән, документ Юстиция министрлыгына раслау өчен җибәрелгән, дип хәбәр итте тармактагы чыганак, дип яза РИА Новости.

Исемлектә Renault, Ford, Kia, Mazda, Hyundai, Genesis, Dacia, Citroen, Opel, Peugeot, Isuzu, Hino кебек компанияләрнең машиналары бар.

«Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясендә Россия базарында дефицитны киметү өчен шундый тәкъдим белән чыгыш ясауларын хәбәр иткәннәр.


Фикер өстәү