Россиягә өч чит илдән яңа маркалы машиналар кертелә башларга мөмкин

Россия базарында Иран һәм Һиндстаннан яңа маркалы машиналар пәйда булырга мөмкин. Шулай ук Африка җитештерүчеләре дә безгә электрокарлар җибәрмәкче. Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Илебез базарында Һиндстанның автоконцерннары үз урынын табарга мөмкин. Россиядә “Tata Motors” машиналарының әйбәт сатылачагы күздә тотыла”, – дигән Катырин. Шул ук вакытта ул, Һиндстан автодилерларының үз машиналарын Россиягә кайчан җибәрә башлаячаклары әлегә мәгълүм түгел, дип билгеләп үткән.

Аның каравы, Иран машиналарын сатып алырга була инде. Алар узган елда ук параллель импорт буенча кертелә башлаган. Әйтик, механик тизлек күчергечле “IKCO Tara” автомобилен – 1,5 миллион сумга, автомат тизлек күчергечлесен – 1,7 миллион сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук “Saipa” компаниясе машиналары – кросс-хетчбэк “Quik “ һәм седан “Saina S” автомобильләре көтелә. Аларның бәясе 1,2 миллионнан 1,7 миллионга кадәр.

Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе фикеренчә, Африкада да Россиянең автомобиль базарына карата кызыксыну бар. Мәсәлән, Угандадан “Kiira Motors” компаниясе электрокарлар җибәрергә әзер.


Фикер өстәү