Белгечләр 2023 елда COVID-19 пандемиясе тәмамланырга мөмкин дип саный

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясенең 2023 елда тәмамлануын көтә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Гебрейесус белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

«Быел COVID-19 китереп чыгарган пандемия тәмамланырга мөмкин дип ышанам», — дигән Гебрейесус.

Хәзер бик күп илләрдә авыручылар һәм үлүчеләр саны бик аз, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү