Бала акчасыннан кемнәрнең мәхрүм калырга мөмкин булуын аңлатканнар

1 гыйнвардан гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төре – балаларга универсаль пособие бирелә башлады. Кайбер ата-аналар аны билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә дә өлгермәгән әле. Шул ук вакытта инде бу түләүдән мәхрүм ителүчеләр дә бар.

“Пособия.ру” телеграм-каналы мәгълүматлоарына караганда, Россия Социаль фонды пособие түләүдән баш тарту турында карарны түбәндәге сәбәпләр буенча кабул итәргә мөмкин:

— йөклелекнең иртәнге срогында учетка баскан хатын-кыз аборт ясатса;
— гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар (белә торып ялган мәгълүматлар) күрсәтелсә;
— пособие алучы яки бала вафат булса;
— бала тулысынча дәүләт тәэминатындагы оешмага урнаштырылса;
— балага бердәм пособие алучы зат ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә;
— бала опекага (попечительство) тапшырылса;
— уллыкка (кызлыкка) алу юкка чыгарылса;
— суд бердәм пособие алучы затны эшкә сәләтсез яки чикләнгән рәвештә сәләтле дип таныса;
— бердәм пособие алучы зат эзләүгә игълан ителсә яки кулга алынса;
— бердәм пособие алучы зат суд карары нигезендә мәҗбүриләп дәвалануга җибәрелсә;
— бердәм пособие алучы зат даими яшәү өчен башка төбәккә күченсә;
— эшләмәүчеләргә бала карау буенча айлык пособие билгеләнсә.

Социаль фонд мондый хәлләр ачыкланганнан соң килүче айдан бердәм пособие түләүне туктатып, Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Шәхси кабинет”ка (бердәм пособие билгеләү турында гариза шуның аша тапшырылган очракта) тиешле хат җибәрә.

Яңа бердәм пособие түләүгә бәйле башка сорауларга җавапларны Россия Социаль фонды сайтыннан табарга мөмкин.


Фикер өстәү