Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрне исәпкә кую тәкъдиме белән чыктылар

Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Илкүләм ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец яңа туган балаларны яклау өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән россиялеләрне исәпкә куярга тәкъдим итте.

Мөрәҗәгатьләрне Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останинага һәм мәгариф министры Сергей Кравцовка юлладылар.

Аның сүзләренчә, баланы үз гаиләсеннән сакларга кирәк булган очракта кешене ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр, Бу чара ата-ана алимент түләмәсә, ата-ана хокукыннан явызларча файдаланса, балаларына рәхимсез булса, шул исәптән физик яки психик көчләү очраклары булса кулланыла. Хәзер мондый кешеләр кабат бала таба ала.

Балалар омбудсмены сүзләренчә, элек ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр янә бала табалар һәм аларга карата рәхимсез булганлыктан, эш үлемгә кадәр барып җитү очраклары да бар.


Фикер өстәү