“Алга” һәм “Тимер” батальоннары егетләренә акча бирү тәртибе билгеле

Татарстан Министрлар Кабинеты “Алга” һәм “Тимер” батальоннары ихтыяри хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган акча түләү тәртибен аныклаган. Карардан күренгәнчә (аны кичә Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган), акча этаплап биреләчәк. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Ихтыяри китүчеләр башта, хәрби часть исемлекләренә кертелгәч, 60 мең сум алачак. Әмма ул өлешләп: һәр атна саен 15әр мең сум итеп биреләчәк. Документта күрсәтелгәнчә, акчаның күп өлеше – 200 мең сум аларга ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен дәүләт чиген узгач күчереләчәк.

Исегезгә төшерәбез: хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр 260 мең сум Татарстан Министрлар Кабинетының резерв фондыннан биреләчәк. Аны алу өчен хәрби комиссариатка гариза, хәрби часть исемлегенә кертелү турында боерыктан өземтә күчермәсе, банктагы счет реквизитлары белән документ күчермәсе тапшыру, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү кирәк.


Фикер өстәү