“Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр түләү күләме 100 мең сумга арткан

Татарстанның “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган акча күләме 100 мең сумга арттырылып, 260 меңнән 360 мең сумга җиткән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле указга кул куйган. Документ Президент сайтында басылып чыккан.

Карарның бу подразделениеләрдә хезмәт итүчеләргә ярдәм күләмен арттыру йөзеннән кабул ителүе искәртелә.
Указ 13 августтан үз көченә керә. Ул акчалата түләүне гамәлгә кую турында тәүге карар кабул ителгән көннән – 23 июньнән килеп чыккан барлык хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла.
Исегезгә төшерәбез: “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр түләү өлешләп бирелә. Акчаның күпчелек өлеше махсус хәрби операциядә катнашу өчен Россия чикләре аша узгач кына хәрби хезмәткәрләрнең счетларына күчерелә.


Фикер өстәү