Төркия авиакомпаниясе Казаннан Антальягә яңа рейс ача

Төркиянең Southwind Airlines авиакомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге “Казан” Халыкара аэропортыннан Антальяга яңа рейс ачып җибәрде.

Тәүге рейсны, гадәттәгечә, зурлап каршы алдылар: самолет, төшеп утыргач, янгын сүндерү машиналарының насослары ярдәмендә булдырылган су гөмбәзе аша чыкты. 14 августның әлеге мизгелләре Казан аэропорты перронындагы кешеләрне бик нык әсир итте.
Әйткәнебезчә, Airbus очкычлары Казаннан атнасына ике тапкыр Төркия тарафына юл тотачак:
• һәр пәнҗешәмбе саен: Казаннан 23:55 сәгатьтә;
• һәр якшәмбе саен: Казаннан 22:00 сәгатьтә
Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин. Самолет биш сәгать чамасы оча. Яңа рейс октябрь азагына кадәр планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Казаннан Хургада яңа рейс ачылды. Очышларны Airbus A330 лайнерлары башкара.


Фикер өстәү