Сәүдә үзәгендәге шартлаудан һәлак булучылар саны арта: коткаручылар алтынчы кешенең мәетен хәрабәләр астыннан тартып чыгарган

Ереванның “Сурмалу” сәүдә үзәгендәге шартлаудан һәлак булучылар саны алтыга җиткән. Бу хакта “Известия”, Әрмәнстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып, яза.

“Коткаручылар әле генә һәлак булган алтынчы кешенең мәетен хәрабәләр астыннан тартып чыгарды”, диелгән хәбәрдә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр саны 60тан арткан.

Исегезгә төшерәбез: 14 августта Ереванның “Сурмалу” сәүдә үзәгендә шартлау булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда пиротехника складындагы янгын Сәүдә үзәгендә шартлауга китергән. Килеп туган хәл буенча ике статья нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү